Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Сәйфихан Нәфиевны искә алдылар

2004 елда 63 яшендә ул арабыздан китте.

26 ноябрь күренекле шәхес, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, элек елларда Татарстан Республикасы прокуроры, аннан соң Конституцион суд рәисе булып эшләгән якташыбыз Сәйфихан Нәфиевның туган көне.

Ни кызганыч, 2004 елда 63 яшендә ул арабыздан китте. 2010 елдан башлап шушы көнне республика прокуратурасы инициативасы белән аны искә алу буенча зур чаралар уздырылып килде. Быел билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә әлеге чараларга беркадәр чикләүләр кертелде. Район башлыгы Марат Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, аның урынбасары Айрат Җәлалов, район Советы аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов район прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә прокуратура бинасы диварындагы мемориаль такта янына чәчәкләр салдылар.

Реклама

Район башлыгы Марат Ринатович үз чыгышында Сәйфихан Нәфиевнең җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән прокурорларның берсе булуын, җинаять хокукы өлкәсендә генә түгел, гражданлык хокукы өлкәсендә дә оста белгеч, принципиаль һәм грамоталы, шул ук вакытта үтә дә таләпчән җитәкче булуын билгеләп үтте. Чара ахырында Марат Ринатович җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән өчен җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиесе үзәге “Форпост” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Илдус Вәлиуллинга С.Х. Нәфиев исемендәге премияне тапшырды. Әлеге премия белән бүләкләү 2011 елдан гамәлгә кергән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев