Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр, сак булыгыз! Мошенниклар йөри!

Татарстанда үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дип күрсәтеп, махсус форма кимәгән ниндидер ир-атлар янгын куркынычсызлыгын тикшерү сәбәбе белән фатирларга кереп йөрү очраклары ешайган.

Бу хакта ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте кисәтте. Мошенниклар аңлаешсыз таныклыкларын күрсәтә, ишек ачуны һәм инструктаж үткәрү һәм кагыйдәләрне бозу очракларын табу өчен фатирга кертүне сорый. Шунда ук алар янгын чыгу яисә газ чыгу турында сигнал бирүче аппаратлар сатып алырга тәкъдим итә. 350-500 сумлык әлеге җайланмаларны алар 1500-3000 сумга сата — хуҗаның паспорт мәгълүматларын алып хезмәт күрсәтү турында килешү дә төзиләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең шәхси фатирларга, өйләргә керергә хокукы юк.

Бу бары тик прокурор язуы булганда һәм закон белән билгеләнгән аерым очракларда гына мөмкин. Хезмәткәрләр махсус форма кигән булырга һәм таныклыгын күрсәтергә тиеш. Ә иң мөһиме — МЧС эшмәкәрлек белән шөгыльләнми.Әгәр сезгә дә шундый «коммерсантлар» килсә, «102» телефон номерына шалтыратып, әлеге факт турында хәбәр итүегез сорала, дип хәбәр итте Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек итү бүлегенең өлкән инспекторы, эчке служба майоры Инсаф Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев