Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр, мичләрегез ни хәлдә?

Янгын чыкканда телефон номерлары: «01», «112».

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, янгын чыгу куркынычы көзге-кышкы чорда аеруча арта.

Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Әмма тормыш булгач  бәла-казалар да чыгып тора. Үткән елгы көз һәм кышның һава шартлары әле дә исебездә. Көчле салкын җил, даими явым-төшем, кинәттән генә туңдырып җибәрү, республикабызның, шул исәптән районның, янгынга каршы тиешле дәрәҗәдә әзерлек күрелмәгән объектларында куркыныч очраклар тууга сәбәпче булды.

Кагыйдә буларак, янгыннарның күпчелеге торак секторга туры килә. Аларда фаҗигале төстә кеше гомере өзелү аеруча аяныч. –Янгыннарның бөтенесе дә диярлек халыкның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тиешенчә үтәмәүләренә бәйле,- ди бу уңайдан Татарстан Республикасының  Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Инсаф Шакиров.  –Күп хуҗалыкларда янгын сүндерү өчен элементар кагыйдәләр үтәлми, ул-бу була калган очракта бер мичкә су, ком һәм янгын сүндергеч (огнетушитель) тә юк.

Хәзерге вакытта йорт һәм каралты-кура яннарында коелган яфракларны, чүп-чарны күзәтүчесез яндыру бөтенләй рөхсәт ителми. Мич тә төтен юлларында ярыклар хасил булмасын өчен мөстәкыйль фундаментка урнаштырылган булырга тиеш. Һәм стена белән ике арада (мич биеклегендә) һава йөрү өчен аралык булу таләп ителә.

Төзек булмаган электр приборларын һәм электр счетчикларында «жучок»лар файдаланырга ярамаганлыгын да беләбез. Берүк вакытта бер электр челтәренә берничә прибор тоташтырып чыбыкларга авырлык китерү катгый тыела. Эшләп торган электр приборларын пәрдәләр, обой ябыштырылган стеналар һәм яна торган башка әйберләргә дә якын куймаска кирәк.

Гади генә кагыйдәләр инде болар. Бары тик үтәргә һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү генә йортыгызны имин итәчәге турында онытмаска кирәк,- дип киңәш итә белгеч.

Янгын чыкканда телефон номерлары: «01», «112».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев