Чүпрәлеләр, көзге-кышкы юлда сак булыгыз!
ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: көзге һәм кышкы чорда көн, ә димәк, якты вакыт та кыскара, шулай ук һава шартлары да еш үзгәреп торучанга әйләнә, яңгыр, кар яву, томан хәлне гаять кискенләштерә.
Явым-төшем вакытында күрү мөмкинлеге чикләнү бер куркыныч булса, тәгәрмәчләрнең җиргә “берегү” мөмкинлеге түбән булу – икенче куркыныч. Ә томан вакытында бу куркынычлар тагын да арта. Томан, кагыйдә буларак, күз күремен ялгыштыра – объектка кадәр ара чынлыктагыдан ераграк, ә аларның тизлеге әкренрәк кебек тоела.
Һава температурасының кискен тирбәлеп торуы нәтиҗәсендә иртәнге һәм кичке якларда юл өсте тиз бозлавыкка әйләнә. Әмма автомобильгә бер үк вакытта ике төрле тәгәрмәч куярга ярамый – андый чакларда машинаның реакциясен белеп булмый.
– Кышкы һәм бар сезонга да яраклы шиннар протекторының биеклеге кимендә 4 миллиметр булырга тиеш. Протектор тирәнлеге сай булса, машинаның тормоз юлы ике тапкыр озыная. Җәйге шиннарны кышын кулланганда да – шулай ук. Машина йөртүче, юлның ниндилеген һәм күрү шартларын исәпкә алып, тизлекне дөрес сайларга, каршы хәрәкәт юлына чыкканда куркыныч маневрлардан сакланырга тиеш, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
.Автоинспекция хезмәткәрләре райондашларны юлларда уяу, игътибарлы булырга, сак йөрергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев