Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр кыр көнендә катнаша

2019 елның  2 – 4 июлендә  Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында     кыр форматында   «Татарстанда кыр көне – 2019»  күргәзмәсе уза. 

Чарада  муниципаль районнар  башлыклары  һәм  республика   кунаклары, шул исәптән район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге район агропредприятие җитәкчеләре делегациясе дә  катнаша.   

Чараның  максаты  – Татарстан һәм Россия  төбәкләре аграрийларының  төбәкара  багланышларын  ныгыту,  җитештерүчеләр  һәм  җайланмалар,  товарлар   белән  тәэмин  итүчеләре һәм  хезмәт күрсәтүчеләр,  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  кулланучылар    арасында  эшлекле  элемтәләр  урнаштыру,  агросәнәгать секторына  ярдәм  итү һәм  аны  үстерү өлкәсендә  куәтләрне  берләштерү.

 «Татарстанда  кыр көне – 2019» күргәзмәсе  түбәндәге  бүлекләрдән  торачак:  «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник  тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация»,    «Кече   хуҗалыклар».   Күргәзмә  аны  әзерләүнең  катлаулы  форматы  белән  башкалардан  аерылып  тора,  ул  көзге  культуралар чәчүеннән  соң  ук  башлана һәм сабан  чәчүе  тәмамланганчы  дәвам  итә.  

Фото @margafarov Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев