Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр “Хәтер шәме” акциясенә кушылды

"Хәтер шәме» - Халыкара акция. Анда катнашучылар 2009 елдан башлап ел саен Хәтер һәм кайгы көнен 22 июнь алдыннан үткәрәләр һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше хөрмәтенә шәмнәр кабызалар. 

Миллионлаган хәтер шәме йорт тәрәзәләрендә һәм хәрби мемориалларда фашизмны җиңгән халыкларның гомуми кайгы билгесе генә түгел, ә Кешелек хакына булган тарихи үткәнебезне бәяләүдә тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы буларак Россиядән тыш дөньяның дистәләгән илендә дә уза. Россиядә “Хәтер шәме”, “Георгий тасмасы” һәм “Үлемсез полк” акцияләре белән беррәттән Халыкара бердәмлек актына әверелде. Әлеге чара кысаларында Чүпрәле районы халкы, оешма, учреждение хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алдылар. «Бу көн елдан-ел безгә тарихи кыйммәтне һәм узган еллар вакыйгаларының мөһимлеген искә төшерә.

Без бу җирдә тынычлыкның нинди кыйммәтләр барәбәренә яулап алынганлыгын истә тотарга тиешбез. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын олыларга, үз тарихыбызны белергә һәм беркайчан да сугыш кабатланмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез», - диде район башлыгы Марат Гафаров. Район үзәгендәге Сугыш һәм Хезмәт даны монументы янында үткән акциядә “78” санын чагылдырып шәмнәр кабынды. Бөек Ватан сугышы башланган көннән бирле нәкъ менә шуның кадәр ел үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев