Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Хезмәт Герое Әмәтгәрәй Әбдриевны искә алдылар

Район үзәгендәге Геройлар аллеясында Социалистик Хезмәт Герое, 33 ел дәвамында ХХII партсъезд исемендәге колхозны җитәкләп, аны ил күләмендә таныткан Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриевның бюстына чәчәкләр куелды.

Геройны искә алырга Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары, район үзәгендәге оешма һәм предприятие вәкилләре, элек еллардагы җитәкчеләр һәм ветераннар килгән иде. Укучылар Әхмәтгәрәй Әбдриевның тормыш юлы, ул җитәкләгән елларда колхоз һәм авыл үсеше турында сөйләделәр.

Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов даны еракларга яңгыраган якташыбыз хакында: “Батырлык ул үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. Үзе өчен, туганнары өчен, халкы һәм Ватаны өчен җаваплылык хисе тойган, аның борчу-мәшәкатьләрен, шатлык-кайгыларын үз иткән кешенең генә йөрәгендә батырлыкка урын бар. Андыйларга тигезләнергә, алардан үрнәк алырга кирәк”,- диде.

Әхмәтгәрәй Әбдриев бөтен гомерен үз авылына багышлый. Аның үсеше һәм чәчәк атуы өчен яши һәм эшли. Хезмәтне яратуы, инициативалы һәм таләпчән булуы, тапшырылган эшне җаваплылык тоеп башкаруы һәм кешеләр турында кайгырта белүе нәтиҗәсендә халыкның тирән ихтирамын һәм хөрмәтен яулый. Аңа Бөек Ватан сугышының утлы сукмакларын да үтәргә туры килә. 1943 елда каты яра алып госпитальдә дәвалана һәм аны туган якларга кайтарып җибәрәләр. Кайту белән үк колхозда эшли башлый, күп тә үтми аны партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Аннары Буденный районы башкарма комитетының дәүләт тәэминат бүлегендә өлкән инспектор булып эшли, 1950 – 1955 елларда КПССның Буденный районы комитеты секретаре ярдәмчесе була. 1956 елда 33 яшьлек Ә.Әбдриев колхоз рәисе булып сайлана.

Реклама

Ул җитәкчелек иткән елларда колхозның материаль-техник базасы күзгә күренеп ныгый, кырчылык һәм терлекчелек продуктлары җитештерүдә нәтиҗәле үрләр яулана, социаль сфераны үстерүгә, кадрлар әзерләү һәм аларны авылда калдыруга нык игътибар бирелә. Кырчылык һәм терлекчелек продуктлары сату буенча бишьеллык планнарны арттырып үтәгәне өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Өч мәртәбә Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе һәм Ватан сугышы орденнары, күп санда медальләр белән бүләкләнә. Берничә мәртәбә союзкүләм съездларда делегат булып катнаша. Республикабызның Югары Советына депутат булып сайлана.

Герой 2004 елның 4 декабрендә, 81 яшендә, вафат була. Ә.Әбдриевнең исемен, ул яшәгән урам, авылындагы музей йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X