Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр гошер сәдакасы тапшыра ала

Чүпрәле районы мөхтәсибе, Данир хәзрәт Шәрәфетдинов: “Гошер сәдакасын 28 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин” 

Көзге уңыш җыеп алынганнан соң, Аллаһының биргәненә шөкер итеп, аның бер өлеше мохтаҗ, ятимнәргә бүлеп бирелергә тиеш. «Су сибеп үстергән үсемлекләрнең егермедән бер өлеше, яңгыр суы белән генә үскәннәренең уннан бер өлеше фәкыйрьләр хакы, аны гошер итеп бирү тиеш», – ди Данир хәзрәт. Шушы көннәрдә Яңа Чүпрәле мәхәлләсе мөселманнары бер тоннага якын бәрәңге җыеп Буа мәдрәсәсендә дини белем алучы укучыларга сәдака иттереп җибәрделәр.

Мөхтәсибнең сүзләренчә, 2019 елның 28 сентябре гошер көне дип игълан ителгән. Теләгән һәркем үз уңышының бер өлешен мохтаҗларга бирә ала, моның өчен аны мәчетләргә тапшырырга кирәк. Мөселманнар бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива кебек уңышларын яки кышка дип тозланган ризыкларны сәдәка итеп бирә ала икән. Җыеп алынган бар нәрсә дә мохтаҗларга бүлеп биреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев