Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәлеләр Диния Нәзарәтенең VIII Корылтай эшендә катнашты
Корылтай беренче тапкыр “Казан Экспо”га җыелды.
Бүген, шәгъбан аеның 30-нчы көнендә (12 апрельдә) Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы VIII Корылтае узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, РФ һәм ТР Президентлары Аппаратлары вәкилләре, министрлар, эре оешма җитәкчеләре, район һәм шәһәрләр башлыклары, республиканың 1500 имамы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Корылтайның көн тәртибендәге мәсьәләләр булып Татарстан Мөфтиен һәм Баш казыен, шулай ук Мөфтинең беренче урынбасарын сайлау, Нәзарәтнең үткән 4 елда башкарылган эшчәнлегенә йомгак ясау һ.б. торды. Шулай ук делегатлар игътибарына Нәзарәтнең Казыйлар шурасы һәм Үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителде.
Көн тәртибендәге ТР Мөфтиен сайлау турындагы мәсьәлә буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелде һәм ул делегатлар тарафыннан бертавыштан сайланды. Камил хәзрәткә 36 яшь, ул – Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, БИА докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе, ТР мөселманнары Диния нәзрәтенең күпсанлы башлангычларын эшләтеп җибәрүче, өйләнгән, 4 бала атасы.
Нәзарәтнең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумында тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Баш казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелде һәм ул шулай ук делегатлар тарафыннан бертавыштан сайланды.
Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары итеп “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сайланды.
Съезд җәмәгать белән намаз укып тәмамланды. 1500 имам Камил хәзрәткә ияреп өйлә намазын башкарды.
Татарстан мөселманнарының VIII Корылтай эшендә Чүпрәледән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, имам-хатыйплар катнашты. Делегацияне район башлыгы Марат Гафаров җитәкләлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев