Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр диктант язды

Татарстанда, шул исәптән безнең районда да, ел саен үткәрелә торган “Тоталь диктант” халыкара акциясе узды

 

Диктантның  уникаль текстын ел саен акция өчен танылган язучы махсус төзи. Агымдагы елда исә “Тоталь диктант – 2021” текстының авторы – танылган язучы һәм журналист  Дмитрий Глуховский булды. «Чират» – диктантның темасы иде.

Безнең районда «Тоталь диктант»ны 10 мәйданчыкта яздылар. «Созидание» яшүсмерләр клубында, район үзәк китапханәсендә, “Талантлар планетасы” балалар иҗаты йортында, Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда һәм 1 санлы Иске Чүпрәле, Марс, Яңа Элмәле, Түбән Чәке, Кече Чынлы Уби урта мәктәбендә.

“Созидание” яшүсмерләр клубында тоталь диктантны спорт мәктәбе, “Созидание” яшүсмерләр клубы, Иске Чүпрәле авыл җирлеге һәм “Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумы” белгечләре язды.

Диктант язу эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Айрат Җәлалов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов та катнашты.

Айрат Җәлалов акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, белемле булу – һәр кеше өчен бик мөһим, дип билгеләп үтте. Ул, шулай ук, Татарстанда 2021 ел «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителүен ассызыклады һәм барысына да уңышлар теләде.

«Тоталь диктант»ның нәти-җәләре totaldict.ru сайтына урнаштырылачак. Диктант язучы һәркем үз пароле буенча сайтка кереп, шәхси нәтиҗәләрен белә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев