Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр "Безнең ишегалды" проекты буенча фикер алышуга активрак кушыла бара

Чүпрәледә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында очрашулар дәвам итә.

Бу юлы әңгәмәгә Газ, Кооператив һәм 2-нче Бишьеллык урамнарындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр кушылды.

Очрашулар "Бердәм Россия" фракциясе теләктәшлеге белән  уза һәм чүпрәлеләр аларга  көннән-көн активрак кушыла.

- "Безнең ишегалды" проекты буенча программа киләсе елдан гамәлгә ашырылачак. Нәкъ менә шуңа күрә инде безгә һәм сезгә  хәзердән үк тормышыбыз шартларын  уңайлы итү турында уйларга кирәк. Һәркемнең актив катнашуы, эшлекле тәкъдимнәр белән чыгыш ясавы сорала, - дип мөрәҗәгать итте Шакир Ягудин.

Газ урамындагы йортларда бик күп яшь гаиләләр яши, шуңа күрә биредә балалар да шактый . Ата-аналар балалар мәйданчыгын җиһазлау турында тәкъдимнәр әйттеләр. Моннан тыш, эскәмияләр, күбрәк яктырткычлар  урнаштыру кирәклегенә басым ясадылар. Ә барыннан да бигрәк аларны кышын басудан кар көртләре тутыруы  борчый.

- Кышын көн саен иртән кар чистартырга чыгабыз, аннары эшкә китәбез. Кырдан килгән кар һәр көнне диярлек юлларны, ишегалдын тутырып куя, - дип зарланды алар. Бу уңайдан койма тоту, шулай ук агачлар утырту тәкъдим ителде.

Очрашуларда район башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең  барлык тәкъдимнәре ишегалларны төзекләндерү буенча булачак проектка кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев