Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр басу-кырларга төштеләр

Район игенчеләре язгы кыр эшләрен башлап җибәрде.

“Цильна”, “Дементьево исемендәге агрофирма”да күпьеллык үлән басуларын, уҗымнарны тукландыруга керештеләр

Быелгы язда район игенчеләре алдында 11 мең гектарда чәчелгән уҗым культураларын минераль ашлама белән эшкәртү бурычы тора. Шуның белән беррәттән 8,5 мең гектардагы күпьеллык үләннәрне дә тукландырасы бар.

 “Цильна” җәмгыятендә 550 гектар мәйданны биләгән уҗым культураларын өстәмә тукландыру эшләрен тәмамлап та куйдылар. Анда, һәрвакыттагыча, барлык хезмәтне оешканлык белән башкаралар. Рамиль Акбәров “Туман-2” маркалы агрегатында эш башкарса, Дамир Рәимов  “Амкадор” погрузчигы белән зур капчыклардагы ашламаны күтәртеп шул агрегат бункерына бушата, Азат Сатдинов исә “Т-150” тракторы белән басуга ашлама ташый. Баш агрономы Рәис Рәимов бер эшне дә күз уңыннан ычкындырмыйча, карап, тикшереп тора.

Илгиз Миначев һәм Александр Антонов “МТЗ-12.21”, Фәргать Аббазов һәм Фәрит Әхмәтҗанов “МТЗ-82” тракторлары белән күпьеллык үләннәрне тырмалауга керешкәннәр.

– Техника төзек, ягулык - майлау материалларына кытлык юк, ашлама җитә, эшләгән өчен түлиләр. Без, механизаторларга, тагын ни кирәк, - диләр алар.

Гомумән, “Цильна” җәм-гыятендә язгы кыр эшләрендә 46 берәмлек техника-трактор катнаша. Аларның барысы да эшче кадрлар белән тәэмин ителгән. Цильналылар техниканы бүгенге эшләргә ярты кыштан ук әзерләп куйган иде. Аларда минераль ашлама да бер гектарга тәэсир итүчән микъдарда 134 кг. туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев