Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәлелеләрне хезмәтне саклау буенча укыттылар
“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе (ТИПКА) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында 40 сәгатьлек программа белән хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча укулар уздырды.
Анда районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре , баш белгечләре һәм җирле үзидарә башлыклары катнашты. Лекцияләрдә алар конспектлар яздылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Укулар тәмамлангач аларның белемнәре тикшерелде һәм таныклыклар бирелде. Укыту – методик үзәге җитәкчесе Фәрит Әхмәтовның сүзләренә караганда, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча укулар кимендә өч елга бер мәртәбә үткәрелергә тиеш.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов аны ике ел саен үткәрүне таләп итә. Чөнки авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәтне саклау буенча ел саен диярлек яңа кагыйдәләр, индивидуаль яклау чаралары (СИЗ) белән тәэмин итү һәм хезмәт шартларын махсус бәяләү (СОУТ) буенча яңа норматив актлар чыгып тора.
Моның шулай икәнлеген укытучы, фәннәр кандидаты Шәмсулла Хәйруллин да раслый. “Укытуның программасын төзегәндә бик күп яңа кагыйдәләргә һәм кануннарга нигезләнергә туры килә”, - ди ул. “Озак еллар җитәкче булып эшләсәм дә, белемне яңартып тору артык булмас. Безне авыл хуҗалыгы тармагыннан тыш башка законнар белән дә таныштырдылар. Көндәлек эштә аларның да кирәге була, халык белән эшлибез ич”, - ди Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев