Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлелеләр «Кичке йөзүдә» ярышты

“Акчарлак” йөзү бассейнында шундый исем белән ярышлар уздырылды.

“Акчарлак” йөзү бассейнында шундый исем белән ярышлар уздырылды. Вакыт эштән соң кичке якта булуга да карамастан, ярышка районның төрле оешмаларында эшләүче иллегә якын иң яхшы йөзүчесе килгән иде. 
Әйтергә кирәк, хәзер йөзү спорты белән шөгыльләнүчеләр саны район күләмендә артканнан арта бара, шуңа күрә ярышларда катнашырга теләк белдерүчеләр дә берничә дистәгә җитә. Араларында бик яхшы күрсәтекечләргә ирешүчеләр дә бар. Алар инде атнаның берничә көнендә даими йөзү белән шөгыльләнүчеләр. Шунысы куанычлы, аларның күпчелеген өлкән яшьтәгеләр һәм пенсионерлар тәшкил итә. Монда район җитәкчелеге тарафыннан пенсионерларга бассейнда шөгыльләнү өчен түләүсез аерым бер көн булдыру да уңай йогынты ясый. РФ Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов әйтүенчә, атнаның һәр чәршәмбесендә өлкәннәргә бер сәгать тренажер залында күнегүләр үткәрү һәм бассейнда йөзү өчен түләүсез мөмкинлек бирелгән. Ярышларны ачканда район башкарма комитетының спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов спортчыларны кунакчыл каршы алулары өчен “Акчарлак” йөзү бассейны коллективына рәхмәт белдерде, ә катнашучыларга җиңел старт, тиз финиш, сәламәтлек, яхшы нәтиҗәләр, ә иң оста йөзүчеләрнең матур һәм кискен ярышта гадел җиңү яулауларын теләде. Ярышлар башлангач та, залдагы җанатарлар шау – гөр килеп үз спортчыларына дәрт өстәп җиңү өчен көч биреп тордылар. Башта спортчылар шәхси беренчелек өчен ярышса, аннан соң стартка командалар чыкты, һәр командадан дүрт кеше 50 шәр метр аралыкта эстафета узышында катнашты. Ярыштан соңгы күрсәткечләр буенча үз яшендәге хатын – кызлар арасында Анастасия Меньшова, Надежда Никитина, Марина Михайлова, Ирина Павлова, Галина Сандиярова, Сиринә Миначева, Татьяна Кудрявцева, Ирина Антонова, Роза Мөхәммәтшина, ир – егетләр арасында Евгений Меньшов, Ранис Билалов, Денис Волков, Сергей Синдюков, Рамиль Айсин, Ильһам Багаутдинов, Нияз Дамаев, Сергей Тарасов, Борис Юдин, Азат Шәрәпов һәм Вячеслав Кондрашкин призлы урыннар яулады.Эстафетада балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре иң җитез йөзделәр. Икенче урынны берләштерелгән “Торпедо” командасы һәм “Акчарлак” йөзү бассейны спортчылары яулады. Җиңүчеләргә Грамоталар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X