Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеле ялган таныклык белән ерак китә алмаган

Цивильск – Ульяновск автомобиль юлының 131 нче километрында полиция хезмәткәрләре “Деу Нексия” маркалы автомобильне туктата.

Машинаны идарә итүче 30 яшьлек Денис Малышкиннан документларын таләп иткәч, ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте инспекторына ул 2017 елның 11 октябрендә алынган 50 34 370987 санлы ялган таныклык бирә.  Эксперт бәяләмәсе буенча 2014 ел үрнәгендәге әлеге таныклык ГОСЗНАК предприятиесе технологиясе буенча эшләнмәгән, ә төсле басма җайланмада суктырылган булып чыга. Суд Д. Малышкинга карата хөкем карары чыгарганда РФ Җинаятьләр кодексының 61 маддәсендәге 2нче бүлекчәгә нигезләнеп, аның моңарчы җинаять һәм административ җаваплылыкка тартылмавын, беренче мәртәбә авыр булмаган җинаять кылуын, даими яшәү һәм эш урыны булуын, уңай характеристикасын, психиатрда, наркологта исәптә тормавын исәпкә алып җәза билгеләде – РФ Җинаятьләр кодексының 327 маддәсендәге 3 нче бүлекчәсе буенча өч айга ирегеннән чикләргә, дигән карар чыгарды.

Шушы чорда ул 22.00 сәгатьтән 05.00 сәгатькә кадәр даими яшәү урыныннан китмәскә, яшәү урынын үзгәртмәскә, ирекне чикләү төрендәге җәзаны үтәтүче махсуслаштырылган дәүләт органнары рөхсәтеннән башка муниципаль берәмлек территориясеннән читкә чыкмаска һәм айга ике мәртәбә әлеге органга килеп теркәлү узарга тиеш була.

Район суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев