Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә Монополиягә каршы хезмәт идарәсе хезмәткәрләре килде

Барлык очрашулар, киңәшмәләрдән соң матбугат конференциясе үткәрелде

Районга эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Елена Шулина,  стратегик үсеш бүлеге башлыгы Ислам Шәрифуллин һәм тагын башка җаваплы хезмәткәрләр килде.

Алар район җитәкчелеге белән, район башлыгы Марат Гафаров катнашуында, эшлекле очрашулар уздырдылар.  Илдус Халитовның крестьян-фермер хуҗалыгында, Фәнил Җәббаровның сөт цехында, «Цильна», «Икмәк заводы», «Идел буе Цеолиты», «Формпласт» предприятиеләрендә булдылар.  Кече Чынлы урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрделәр. Дәрестә чыгыш ясаучылар товар әйләнешендә конкуренциялелек законнарының үтәлешенә күзәтчелек итүне, финанс хезмәтләре базарында көндәшлекне яклауны, реклама субъектларын үз эченә алган монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлеге турында мисаллар китерделәр. Катнашучылар фикеренчә, очрашу кызыклы узган, өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны күп биргән.

Монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре оештырган иҗтимагый кабул итү район Башкарма комитеты бинасында узды. Кабул итүгә шәхси бизнес вәкилләре килгән иде. Очрашу кысаларында Андрей Розенталь һәм Елена Шулина эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр, эшмәкәрләргә ярдәм программаларындагы яңалыклар турында сөйләделәр.

Реклама

Барлык очрашулар, киңәшмәләрдән соң матбугат конференциясе үткәрелде. Журналистлар биргән сорауга Андрей Розенталь райондагы эшмәкәрлек эшчәнлеген бәяләп: “Эшкә алынучылар барлыгын һәм хакимиятнең аларга ярдәм итәргә тырышуын күрдек”, -диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X