Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә әфганчы – офицерлар килде

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең ФСБ каршындагы Федераль хезмәт органнарының дәүләт иминлеге музее директоры, чик буе гаскәрләре подполковнигы Ровель Кәшшапов җитәкчелегендәге  бер төркем офицерлар  районыбызга килде. Аларны  район  башлыгы Марат Гафаров кабул итте.


 

Эшлекле сөйләшүдән соң , 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә  Әфганстан сугышында батырларча һәлак булган якташларыбызның әти – әниләре һәм өлкән сыйныф укучылары, яшь армиячеләр  белән зур очрашу узды.

-Әфган вакыйгалары тарихта ерагая бара. Шуңа да карамастан,  соңгы сулышына кадәр хәрби бурычын намус белән батырларча үтәгән солдатлар безнең хәтердән җуелмаска тиеш. Әфган сугышында Чүпрәле егетләре дә катнашты. Алар арасында  чик сакчылары булып хезмәт итеп, һәлак булган өч  хәрби егет бар. Без  алар белән горурланабыз, алардан үрнәк алырга һәм аларга тигезләнергә кирәк. Ватаныбызның үткәндәге батырлыгына лаек булу – һәркемнең намус эше. Безнең бүгенге очрашу район тарихын өйрәнү, сыйныф сәгатьләре үткәрү һәм яшь буынны үзегезнең якташларыгыз үрнәгендә тәрбияләү өчен дә файдалы чара булсын иде,-диде  Ровель Әльтафович һәм ул батыр якташларыбыз хакында аерым – аерым тукталды.

Рифкать Ихсанов ече сержант, чик буе гаскәрләренең мотомангруппа отделениесе командиры. 1964 елның 2 мартында туган.  ДОСААФ та укып шоферлар курсын тәмамлагач “Россия” колхозында машина йөртүче булып эшли. 1982 елның 3 маенда Кораллы көчләр сафына чакырыла. Үз теләге белән Әфган Республикасы халкына интернациональ ярдәм итүгә теләк белдерә. Берничә мәртәбә транспорт колонналарын озатуда сугышчан операцияләрдә катнаша. 1984 елның 20 июнендә каты яраланып һәлак була. Хөкүмәтебез аның батырлыгын Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләде.

Румыл Җәмалетдинов -рядовой, чик буе гаскәрләренең авиация полкында бортмеханик – һавадан атучы.  1969 елның 18 январенда туган. Ульяновскидагы авыл хуҗалыгы институтында укыган. Армия сафларына 1987 елның 17 маенда алына. Әфганстан Республикасында 200 дән артык хәрби очышта катнаша, төп көчләрдән аерым сугышчан задание үтәүче группаларның иминлеген тәэмин итүдә батырлыклар күрсәтә. Вертолет дошманнар утына эләккәч экипаж белән бергә якташыбыз да һәлак була. Вафат булганнан соң,  ул да Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә һәм туган авылы Мунчәлидә җирләнә.

Илдус Хәйбуллов –рядовой.  1969 елның 1 январенда туган. 90 санлы техник училищеда укый, “Россия” колхозында механизатор булып эшли. 1987 елның 1 январенда армиягә чакырыла. Әфганстанда чик буе гаскәрләренең мотомангруппасында БТР экипажы составында була. Транспорт колонналарын озатуда, рейдларда һәм сугышчан 19 операциядә катнаша. 1988 елның мартында танкка утыра. Шушы ук елның 26 декабренда Новобад кишлагы янындагы каты бәрелештә дошманнарның бик күп сугышчысын һәм техникасын юк итә. Әмма ул идарә иткән танк минага эләгеп шартлый, кыю экипаж батырларча һәлак була. Аны да хөкүмәтебез Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли.

 Ровель Әльтафович кыю солдатларның әти – әниләренә Әфганстанда башларын салган чик сакчыларының, контрразведка органнары хезмәткәрләренең, хөкүмәт элемтәсе подразделениесе, диверсия – разведка отрядлары сугышчылары турында язылган китаплар бүләк итте.

Залдагылар шулай ук чик буе гаскәрләре полковнигы Шамил Кәримов, хәрби контрразведка ветераны, Әфганстан сугышын узган капитан Василий Кондаков һәм чик буе гаскәрләре полковнигы, чик сакчылары ветераннары советының Татарстан Республикасы буенча советы рәисе урынбасары Камил Тимаев чыгышын да тынып калып тыңладылар.

Район башлыгы Марат Гафаров  каһарман уллар үстергән әти – әниләргә рәхмәт сүзләрен юллап: “Үз баласын югалткан әти – әнинең йөрәк ярасына бернинди дәва юк, Шулай да солдатларның гаиләсе янәшәдәгеләрнең һәм дәүләтнең даими ярдәмен тоярга тиешләр”, диде.

-Әфганстаннан чыкканыбызга 30 ел тулды. Без кайда гына, кайсы гына төбәктә  яшәсәк тә, без бердәм коллектив. Бер – беребез белән очрашып торабыз, мөмкин кадәр ярдәм итешәбез. Сугышчан дуслар онытылмый. Без яшәгәндә – хәтер дә яшәр. Батырларның исемнәре мемориаль такталарда гына түгел, безнең йөрәкләргә дә уеп язылган,- диде  интернациональ сугышчыларның райондагы иҗтимагый оешмасы рәисе Иршат Җиһаншин.

Чара тәмамланса да,  әти – әниләр, укучылар кунаклардан тиз генә аерыла алмады, сораулар артыннан сораулар явып кына торды. Гадәт буенча истәлек өчен бергәләшеп фотога да төштеләр.  Якташбыз Илдусның әнисе Рузания апа Хәйбуллова очрашуга килгән офицерларга рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев