Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Зөлфия һәм Ильмир Сәлаховлар фермерлык эшчәнлекләрен 2015 елда башлыйлар

Фермерлык – җаваплы эш

Районда байтак кына крестьян-фермер хуҗалыклары дистә еллар дәвамында уңышлы эшләп килә. Задур авылыннан Зөлфия һәм Ильмир Сәлаховларның крестьян-фермер хуҗалыклары шуның ачык мисалы.

Зөлфия һәм Ильмир Сәлаховлар башлап ЛПХ программасына кереп, аны Зөлфия Рафаэль кызы исеменә рәсмиләштерәләр. Зөлфия тумышы белән Мунчәли авылы кызы. Колхоз бухгалтериясендә эшләгән. Хуҗалыкны алып бару, санау, бухгалтерлык эшенең төп нигезләрен дә шунда эшләү вакытында үзләштергән.

ЛПХ программасына кереп, дәүләттән 200 мең сум акча алганда инде аларның фермага дигән бинаның нигезе, ягъни фундаменты салынган була. Проекты да ясалган, ферманың һәр бүлеме күрсәтелеп, кирәкле булган төзелеш материалларына исәп-хисап кәгазьләре дә әзерләнгән. Программа буенча ясалачак фермада 8 сыер асралырга тиеш. Хуҗалыкларында үзләренең дә сыерлары була, аңа өстәп тирә-як авыллардан да мул сөт бирүче сыерлар сатып алып, ферманы тулыландыралар алар. Таналар сатып алу буенча да программага кереп, дәүләттән аларга 75 мең сум акча бирелә.

– Шул елны Ульяновск өлкәсенең Алгаш поселогына кадәр төшеп, үзебезгә ошаган сыерны эзләп таптык, карлы кырлар аша аны, җәяүләп, үзебезгә алып кайтканыбызны бүген дә әле искә алабыз,-диләр ирле-хатынлы Сәлаховлар. 

2016 елда исә гаилә  крестьян-фермер хуҗалыгын оештыру турында карар кыла. Эшне башлап җибәрер алдыннан дәүләттән 40 гектар мәйдандагы җирне, үзләренең, әти-әниләренең, туганнарының пай җирләрен арендага алалар. Әлеге җирләргә бодай, арпа кебек культураларны, маллар өчен печән чәчәләр. Әкренләп сыерларын да 15 башка җиткерәләр. Чәчүлек мәйданын Иске һәм Яңа Задур, Алешкин-Саплык авыллары халкыннан арендага алынган пай җирләре хисабына арттыра баралар.

Бүгенге көндә Сәлаховлар-ның хуҗалыгында терлекләр саны 35 башка җиткән, шуларның 15е савым сыерлар булса, калганнары – таналар, үгезләр һәм яшь бозаулар. Сөтне Иске Кәкерле авылыннан сөт җыючы Айрат Усманов бер литрын 18 сум 50 тиен хисабыннан алып китә икән.

– Аена бер тапкыр исәп-хисап ясый. Үзебез шулай теләдек, акча җыелып килсен, дидек. Сөт мул вакытта ярыйсы ук сумма бу,-диләр Сәлаховлар.

Җәен сыерларын өйләре янәшәсендәге кардада асрасалар, кышкы суыкларда фермага кертәләр. Кардалары да яңгыр яуган вакытларны исәпкә алып, бер өлеше түбәле итеп ясалган. Малларны җәйләүгә алып чыгу өчен көтүче яллыйлар. Сыерларны исә Зөлфия аппарат белән сава.

–Мин үзем бухгалтер да, үзем сыер савучы да, бозаулар караучы да,-ди ул шаяртып.

– Сыерлар әйбәт токымнан, бозаулары да тиз үсә,-ди Зөлфия.

Реклама

Орлык мәсьәләсенә дә бик җитди карыйлар Сәлаховлар, һәрдаим аны яңартып торырга тырышалар.

– Чәчүлек орлыкны элиталы чәчүлек орлык җитештерү белән шөгыльләнүче “Цильна” җәмгыятеннән сатып алабыз. Теге яки бу культураның мул уңыш бирүенә аның нинди сорттан булуы да нык йогынты ясый. Арпаның, мәсәлән, “Нур”, бодайның “Йолдыз” сортлысын  чәчәбез. Уңышы да ярыйсы, арпа гектарыннан 30 центнер уңыш бирде былтыр, бодайның һәр гектарыннан исә 25 центнер булды. Сортлы орлык сатып алуга субсидия дә бирелә  дәүләттән. Бу да ярдәм, шуңа да сортлы орлыклар гына чәчәргә тырышабыз,-ди Ильмир Сәлахов.

Бүгенге көндә Сәлаховлар карамагында 361 гектар җир дә  бар. Быел тагын пай җирләрен арендага алу турында уйлыйлар.

Басу эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен куәтле техника кирәк. Бу уңайдан да фермер зарланмый: “МТЗ” тракторлары, бер комбайннары, ике йөк машинасы, чәчкечләре, агу сиптергечләре, тырмалары бар. Әле менә яңа “МТЗ-82” тракторы, “Дон-1500” комбайны алырга йөриләр.

Район, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелегенә, белгечләренә кирәкле программаларга керергә юл күрсәтүләре, кәгазь эшләре белән ярдәм иткәннәре өчен дә рәхмәтле Сәлаховлар.

– Без авылның икенче кырыенда ук торабыз, урамыбыз озын, йортлар юк. Кышын, бураннардан соң, без бер генә йорт булсак та, юл хуҗалыгы техникасы төрттереп, юл ачып калдыра. Югыйсә, сөт җыю машинасы да безнең хуҗалыгыбызга кадәр килеп җитә алмас иде,- диләр. 

Техникаларын язгы кыр эшләрендә катнаша алырлык итеп төзекләндереп куйганнар. Культиваторларны, чәчкечләрне һәм башка тагылма инвентарьларны көздән үк әзерләгәннәр. Ашлама алганнар.

– Язгы чәчүдә, җир сукалауда эшли торган тракторларда туганнарыбыз безгә ярдәм итеп, чәчүдә дә, җирләрне сукалауда, уңышны җыеп алуда да катнашалар. Буш вакытларымда умартачылык белән дә шөгыльләнәм. Бу минем хоббием,-ди гаилә башлыгы.

Мул уңыш тир түкмичә, бил бөкмичә генә килми ул. Сәлаховлар да  җиңел булмаячагын, әмма уңышның иртәме-соңмы бер киләчәгенә ышанып эш башлаганнар. Һәм ышанулары да бушка булмаган – тырыш хезмәтләренең куанычлы нәтиҗәсен күреп яшиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X