Чүпрәледән Шәйдулловлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда булды
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.
Кабул итүдә республиканың 51 гаиләсен хөрмәтләделәр, дүрт хатын-кызга»Ана даны — Материнская слава " медале тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов очрашуга килгән гаиләләргә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Республика көне белән котлады һәм мондый очрашуларның ешрак узуын теләде.
Очрашуда Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан Миләүшә һәм Рафик Шәйдулловлар гаиләсе катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев