Чүпрәледән Петр Мускатинов Чемпион булды
9 ноябрьдә Теләче районында физик мөмкинлекләре чикле булганнар арасында кул көрәше (армспорт) буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып узды.
Әлеге Чемпионатта районыбыздан Зур Аксу авылыннан Петр Мускатинов катнашты һәм 1 нче урынны яулады, республика чемпионы исеменә лаек булды.
Бу райондашыбызның чираттагы җиңүе. Петр Мускатинов күптапкырлар республика чемпионы исемен алды, Россия, илкүләм армспорт ярышларында да катнашып уңышлары белән сөендерә. Котлыйбыз, киләчәктә дә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев