Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Гөлназ Җәббарова программасы нигезендә фатирлы булды

“Авыл территорияләрен үстерү. Яшь гаилә»  федераль максатчан программасы нигезендә Гөлназ Җәббарова фатирлы булды

Милли проект

 Бүгенге көндә, яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуны күздә тоткан, торак белән тәэмин итү  – дәүләт программалары гамәлдә. Шундыйларның берсе  – “Торак һәм шәһәр мохиты” милли проекты.

Гөлназ Җәббарова  – шушы милли проект буенча торак шартларын яхшырткан яшь белгеч. Ул Яңа Чүпрәле авылы кызы. Райондагы Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында укыган. Әле училищега укырга кергәнче үк район мәдәният йортында “Дон-Жуан  Балчыклыда” дигән спектакльдә уйнаган иде ул. Шунда режиссёр Энҗия Шәрәфетдинова кызның талантын күреп, мәдәният һәм сәнгать училищесына барырга тәкъдим итә. “Мин Энҗия апага бүген дә рәхмәтлемен”, ди бу уңайдан Гөлназ Рәис кызы. Училищеда ул режиссёрлык факультетын кызыл дипломга тәмамлап, 2010 елда яшь белгеч буларак районга кайта. Район мәдәният йортында массакүләм тамашалар режиссёры вазифасын башкара башлый. 2017 елдан башлап райондагы “Туган якны өйрәнү музее”н җитәкли. Гаилә кора, улы Азиз дөньяга килә.

Моңарчы әти-әнисе йортында яшәп торган яшь гаилә торак шартларын яхшырту максатында “Авыл территорияләрен үстерү. Яшь гаилә” программасына керә. 2019 елда исә әлеге программа нигезендә үзләренең торак шартларын яхшыртуга ирешәләр. Дәүләттән бирелгән 740 мең сумга үзе туплаган суммаларны да өстәп үз куышларын булдыра Гөлназ  – күпкатлы йорттан фатир сатып ала. Фатирда тәрәзәләрне яңага алмаштыралар, төзекләндерүләр үткәрәләр.

 –Үз эшемне яратам, авыл җирендә төпләнеп калуыма да үкенмим. Авылда да рәхәтләнеп яшәп була. Әлбәттә, мондый программалар яшь гаиләләр өчен үзенә күрә бер стимул,-ди Гөлназ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев