Чүпрәледән Фаткуллиннар гаиләсе "Нечкәбил – 2018» бәйгесендә Диплом яулады
Тәтеш район мәдәният йортында «Нечкәбил – 2018» Гаилә һәм Ана булу республика конкурсының зона сайлап алу туры булып узды.
Әлеге бәйгедә Татарстанның алты районыннан килгән гаиләләр үзләренең тарихы һәм традицияләре белән уртаклаштылар, жюри хөкеменә аш-су пешерү осталыкларын һәм концерт номерлары күрсәттеләр.
Бәйгедә Чүпрәле данын Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе яклады. Гаилә бәйрәмендә алар " Үткәнне хәтерләмәгән, киләчәкне дә белми" дигән презентация тәкъдим иттеләр һәм "Буыннар бәйләнеше"номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр. Фаткуллиннарның улы – Рәзилгә "Минем әни" балалар рәсеме конкурсы нәтиҗәләре буенча Диплом тапшырылды. Ярымфинал нәтиҗәләре 22 сентябрьдән соң билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев