Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Елена Морозова  #МойТатарстан фотобәйгесендә катнашып iPhone12 иясе булды

Барлыгы 36 телефон бүләк ителәчәк.

Бүген Чүпрәле районының Уби авылында яшәүче Елена Морозова  iPhone12 иясе булды. Ул #МойТатарстан хэштегы белән фотобәйгедә катнашты һәм телефон отты.
Елена Иске Уби авыл китапханәсендә китапханәче булып эшли. Уен турында социаль челтәрләр аша ишетеп белгән.

Без аның белән элемтәгә кердек.

- Бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Хәер аны үткән елны да булган диделәр. Әлбәттә, көтмәгәндә булды, чөнки катнашучылар күп бит. Әмма мин бик шат., телефон да бик кирәк иде. Оештыручыларга рәхмәт. Алар минем белән элемтәгә керде, телефонны почта аша җибәрәбез диделәр, - ди Елена. 

Елена ике бала тәрбияли.


Исегезгә төшерәбез, iPhone12 иясе булу өчен:
 Үз сайлау участогында селфи фото ясарга кирәк.
Фотоны ВКонтакте яисә Инстаграм битендә  #МойТатарстан хэштегы белән  урнаштырырга
 Туры эфир аша фотоконкурс нәтиҗәләре билгеле булачак

IPhone 12 ияләре 17, 18 һәм 19 сентябрьдә һәр сәгать 8:00 дән 20:00 гә кадәр билгеле булачак. Барлыгы 36 телефон бүләк ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев