Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Александра апаны 90 яшьлеге белән котладылар

Чуаш Бизнәсе авылында гомер кичерүче Егорова Александра Степановнаны  90 яшьлеге белән котларга балалары, якыннары җыелды.

Шулай ук юбилярны котларга  район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл  җирлеге башлыгы Алексей Храмов  та килде.  Юбилярга  Россия  Президентының котлау хаты һәм район башлыгы бүләкләре тапшырылды.

Александра Степановнаның өч абыйсы да сугышка чыгып киткән. Иң олылары Ленинград шәһәрен саклау вакытында вафат булган, икесенә исә авылга кайтырга насыйп булган.

Бик яшьли кул арасына кергән Александра колхоз эшеннән кайтып керми. Ачлыктан үлмәс өчен алар  агач яфрагын, чыршы күркәләрен киптереп, аны онга әйләндергәннәр, коймак формасында пешереп ашаганнар.

Тормыш иптәше итеп,  авылдашы Никандрны сайлый.  Ул авылда бригадир, авыл советы рәисе  вазифаларын башкара. Тормышлары җайланса да Александра Степановна бервакытта да үзен “мин рәис, бригадир хатыны”,  дип тормый, авылдашлары белән берлектә, чөгендерен дә эшкәртә, борчагын да чаба.

Бүгенге көндә дә тик тормый ул. Бакчасында җиләк-җимеше, яшелчәсе  үсә, чәчәкләре  караңгы көз айларына кадәр матурлык биреп  утыралар.  Аларның орлыкларын да үзе әзерли. Тегү машинкасында да әле дә булса үзе тегә.

Реклама

Балалары әйтүенчә, тормыш иптәше вафат булгач та, Александра Степановна мал-туарын тоткан, сыердан аерылмаган.

Туган нигезендә ул улы белән яши. 4 баласы инде үзләре дә әби-бабайлар. Әниләренә оныклар, оныкчыклар шатлыгы бүләк итәләр.

Александра Степановна  газетабыздан бервакытта  аерылмаучы абунәчебез дә әле. “Газетаны беренче битеннән, соңгы битенә кадәр укый да, безгә  район хәлләрен телефоннан сөйләп бирә”-, диләр шәһәрдә яшәүче балалары.

Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде ул.  Александра Степановнага  киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып,сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен,  район хәлләреннән  газетабыз аша хәбәрдар булып,  хәерле гомерләр кичерүен  телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев