Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә үзсалым акчасына башкарылган эшләр

Быел район авылларында үзсалым акчасына нинди суммаларга, никадәрле күләмдә эшләр башкарылды соң?

 АЛЕШКИН-САПЛЫК   АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Алешкин-Саплык авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрдән җәмгысе 254000 сум күләмендә акча җыелган. Шуңа 2 312 000 сумын Татарстан Республикасы бюджеты өстәп биргән. Җыелган суммаларга Алешкин-Саплык, Татар Саплыгы, Задур, Дуван авылларында юл төзекләндерү, тротуар ясау, зират яннарын тотып алу, буяу кебек эшләр башкарылган. Иске Дуван, Яжа Дуван, Алешкин-Саплык, Татар Саплыгы авылларында суүткәргеч төзүгә дә тотылган әлеге финанслар.

ЗУР АКСУ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Әлеге җирлектә референдумга килгән халык Зур Аксу һәм Чуваш Бизнәсе авылының берничә урамын ремонтлау, зиратларны төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары сатып алу һәм урнаштыру, җәяүлеләр күпере төзү кебек эшләр өчен тавыш биргән иде. Һәм авыл җирлегендә шуның өчен халыктан җыелганы, республика бюджетыннан бирелгәне белән 2 352 500 сум акча тупланган. Бүгенге көнгә планлаштырылган эшләр башкарылган.

ЗУР ЧЫНЛЫ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Зурчынлылар авылның Бауман, Хакимов, Ленин урамнары юлларын тәртиптә тоту һәм ремонтлау өчен дип балигъ булган һәр кешедән 500 сум күләмендә акча биргәннәр. Үзләрендә җыелган 342 000 сумнан артыкка республика бюджетыннан да өстәлгән дә, алар шушы эшләрне башкарып та куйганнар – 1486 метр озынлыкта юл ясалган..

ГОРОДИЩЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Городище авылында берничә урамны төзекләндерү, Городище, Яңа Чәке авылындагы зиратларны койма белән әйләндереп алу эшләре башкарылган, контейнерлар сатып алынган һәм алдан килешенгән урамнарга куелган. Әлеге эшләргә тулаем күләмдә 927 меңнән артыграк финанс чыгымнары тотылган. Республикадан бирелгән ярдәм 741 600 сумны тәшкил иткән.

ЗВЕЗДА АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Җирлек составына кергән авылларда яшәүчеләр үзләреннән 399500 сум күләмендә акча җыйганнар. Шуңа республикадан да бирелгәнен дә кушкач ул сумма 1 597 500 сум булып киткән. Һәм “Стройблок” оешмасы тарафыннан  шушы сумманың беркүпме өлешенә урам юллары төзекләндерелгән. Калган суммага ике күпер төзекләндерелгән.

КЕЧЕ ЧЫНЛЫ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Кечечынлылылар да үзсалым акчасын 500 сум күләмендә җыярга теләк белдергән. Һәм җәмгысе үзсалым акчасы– 2 млн. 900 мең сумнан артык. Шул акчаларга К. Маркс, Калинин, Октябрь, Мәскәү, Нариман, Куйбышев, Ленин урамнарының кайберләре тулысынча, кайберләрендә беркүпме өлеше ремонтланган.

МАРС АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Татар Бизнәсе, Югары Каракитә, Түбән Каракитә авылларында яшәүчеләр биргән үзсалым акчасы 307 меңнән аз гына артык булган. Аңа Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәп 1 128 800 сум бирелгән. Финанс ярдәме авыллардагы юлларны төзекләндерүгә тотылган.

МАТАК АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Җирлек составында Матак, Мунчәли, Чуваш Ишлесе авыллары бар. Анда балигъ булган  850гә якын кеше теркәлгән. 2019 елда Матак авыл җирлеге буенча урам юлларын тәртипкә китерү буенча 1 350 000 нән артыграк суммага  эш башкарылган.

ТҮБӘН ЧӘКЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Авыл җирлегендә авыл эчендәге урам юлларын төзекләндерүгә, күпер ясауга, юлларга вак таш түшәүгә 1 140 728,41 сум акча тотылган. Аның 253 200 сум күләмендәгесе халыкның быел җыйган үзсалым акчасы.

ЯҢА БОРЫНДЫК   АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Яңаборындыклылар поселок эчендәге кайбер урам юлларын төзекләндерү, зиратка бара торган юлны ясау өчен үзсалым акчасы җыйганнар. Ул аларда республика тарафыннан бирелә торганын да исәпләп, быел 529 500 сум күләмендә тупланган. Барлыгы исә 522000 сумлык эш эшләнгән.

ЯҢА ЭЛМӘЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Яңа Элмәле авыл җирлегендә быел  күпер ясала. Чөнки авыл халкы җыеннар вакытында мал-туарны көтүлеккә чыгарыр өчен, техника, кешеләр узып йөрү өчен дә  авыл уртасындагы елга-ерынты аша күпер булмаудан зарлана иде. Бу проблема хәл ителә, димәк. Күпер ясауга 450 мең сумнан артык акча тотылган булса, үзсалымның 2 млн.сумнан аз гына артык булган акчасы Яңа Элмәле, Яңа Чокалы авылындагы урам юлларын төзү-төзекләндерүгә киткән.

ЯҢА ИШЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Яңа Ишле авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр үткән ел референдум вакытында үзсалым акчасына: Яңа Ишле авылының Совет, Кооператив, Колхоз, Төньяк урамнары буенча юлны карап тоту һәм ремонтлау; Яңа Кәкерле авылының Тегермән, Кызыл Армия, К. Маркс, Тукай, Ленин, Яр буе, Алимов Зариф, Кооператив урамнары буенча юлны карап тоту һәм ремонтлау; Яңа Кәкерле авылында күпер ремонтлау; Иске Ишле авылының Тукай, Кооператив, ДОСААФ, Үзәк, Гончаров, Урман урамнары буенча юлны карап тоту һәм ремонтлау; Иске Ишле авылында җәяүле кичүне ремонтлау турында карар биргәннәр. 18 яшькә җиткән һәркем 500 сум акчасын кызганмаган. Җирлек буенча, республика бюджетыннан бирелгәнен дә кертеп, 1 млн. 722 мең сумнан артык акча җыелган. Һәм санап кителгән эшләр эшләнеп тә куелган.

СЕЛО УБИ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Авыл җирлегендә тупланган 1 402 500 сум үзсалым акчасы авыл урамнары юлларын тәртипкә китерү, төзекләндерүгә тотылган. Бу эшләргә 1 млн. 200 мең сумга якын акча сарыф ителгән Ә калган өлеше суүткәргеч төзүнең проект-смета документларын ясатуга киткән.

 ИСКЕ ЧҮПРӘЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Район үзәге булган Иске Чүпрәле авылын да үз эченә алган бу җирлектә үзсалым акчасына (ә ул барлыгы 3 432 100 сум җыелган) картаю сәбәпле тирә-юньгә куркыныч тудырган агачлар киселгән. Өч авылда да, Яңа Чүпрәле һәм Иске Элмәле авылларын да кертеп, төзекләндерү планлаштырылган урам юллары тәртипкә китерелгән. Шулай ук, үзсалым акчалары зиратларны чистарту, төзекләндерүгә, урамдагы яктырткычларны төзәтүгә, чүп контейнерлары алуга дә тотылган 2567 м озынлыктагы юлларга таш түшәлгән. Ул эшләр суммасы якынча  2 млн.сумлык булган.

ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Үзләреннән акча җыеп зират яннарын коймалар белән әйләндереп алуны һәм башка шундый әһәмиятле эшләр башкаруны нәкъ менә искекәкерлеләр башлап җибәргән иде. 2019 елда да авыл җирлегендә үзсалым акчасы 2 285 000 сум күләмендә җыелган. Башкарылган эшләр – юлларга таш түшәү дә шушы ук күләмдәге сумманы тәшкил итә.  Төзекләндерелгән юллар озынлыгы – 3229 метр.

ИСКЕ ЧОКАЛЫ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Искечокалылар авыл йөзен үзгәртүгә дип 250 мең сум үзсалым акчасы туплаганнар. 900 меңгә якынын республика өстәгән. Шулай итеп, Иске Чокалыда 1 млн.125 мең сумга якын төзекләндерү эшләре башкарылган. Финанс ярдәменең беркүпме өлеше урам яктырткычларын алмаштыруга, зират  өстен чистартуга тотылган.

 ИСКЕ ШӘЙМОРЗА   АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Искешәйморзалыла үзсалым акчасын бер кешедән 600 сум итеп җыйганнар. Һәм иң күп җыелган сумма да аларда – республика бюдңетыннан бирелгәнен дә кертеп – 3 132 000 сум. Иске Шәйморза авылының Тукай, Татарстан, Яңа, XXII Партсъезд урамнары буенча юлны карап тоту һәм ремонтлауны, Чуваш Шәйморзасы авылының Тельман урамнары буенча юлны карап тоту һәм ремонтлауны хәл иткәннәр референдум белән Иске Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы, Кече Шәйморза авылы кешеләре. Җәйлеген шушы урамнарга 1,5 млн.нан артык суммага вак таш түшәлгән, 1,4 млн сунан артыгына плитәләр сатып алыпр, авыл юлларына салынган. Шушы рәвешле төзелгән, төзекләндерелгән юллар озынлыгы да 2 км.га якынлашкан.

            ЧУВАШ ЧҮПРӘЛЕСЕ         АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Авыл халкы үзсалым акчасына ике авыл: Чуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино авылларына суүткәргеч сузуның  проект-смета документациясен ясатачакбыз, дип тә тавыш биргән булган. Калган акчаларны урам юлларын төзекләндерүгә тотачаклары турында белдергәннәр. Шушы максаттан 253500 сум акча җыйганнар. Республикадан килә торганны да өстәгәч әлеге сумма 1 млн.сумнан арткан. Юл төзекләндерү буенча планлаштырылганн эшләрне башкаруны “Прогресс” оешмасына йөкләгәннәр. Үзсалымның беркүпме өлешен суүткәргеч проектын ясатуга да юнәлдергәннәр.

ШЛАНГА АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Кеше саны аз булганлыктан үзсалым акчасы суммасы иң аз булган җирлек тә Шланга авыл җирлеге. Бу авылда җәмгысе 165 мең сум акча җыелган. Шуңа 862 меңне Татарстан хөкүмәте өстәгән. 500 мең сумга якын күләмдә авыл эчендәге юлларны төзекләндерү эше башкарылган – вак таш түшәлгән. Зират янына 250 метр озынлыкта койма тотылган. Авылны эчендәге ерынтылардан чыгу юлы ясар өчен тимер торбалар сатып алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев