Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә зона семинары узды

“Дементьев исемендәге агрофирма”ның Яңа Элмәле филиалы базасында республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнарның терлекчелек тармагы белгечләре катнашында зур семинар булды.

Район башлыгы Марат Гафаров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкләгән әлеге семинар-киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлекләре җитәкчеләре, ветеринария берләшмәләре, селекция-токым службалары инспекторлары, товарлыклы-сөтчелек фермалары мөдирләре, көтүне яңарту буенча технологлар, авыл хуҗалыгының төрле милек формаларына караган берләшмәләрнең зооветеринария белгечләре катнашты.

Район мәдәният йортында семинарчылар өчен алдынгы технологияләр белән тәэмин итүчеләр күргәзмәсе дә эшләде. Биредә һәркем теге яки бу фирма тәкъдим иткән һәм терлекчелек тармагында киң кулланылучы препаратлар белән таныша алды.

2021-22 елдагы кышлату чорында маллардан продукция җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, баш санын саклап калу һәм көтүне яңарту кебек мөһим мәсьәләләрне колачлаган киңәшмәнең пленар өлеше район мәдәният йортында башланып китте. Ленар Гарипов залда утыручыларны республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермерлык) хуҗалыкларындагы 8 айлык эш күрсәткечләре белән таныштырды. Ленар Наилевич әйтүенчә, агымдагы елның 8 аенда республикада 970 мең тонна сөт җитештерелгән һәм 277 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән. Шул ук вакытта республика буенча сөт терлекләренең кимүенә юл куелган. Бу уңайдан безнең районда уңай тенденция күзәтелүен дә ассызыклады ул. Үзенең чыгышында ул, шулай ук, нәселле таналар сатып алуга, көтүне яңартуга дәүләт ярдәме, субсидияләр бирелүе турында да әйтте. Семинар барышында сыерларны сөтләре буенча буазлыгын лабораториядә билгеләү мөмкинлеге турында да сүз барды. Мондый лаборатория безнең зонада Апас районында бар.

Семинарның пленар өлеше барышында белгечләрнең районнарда сөт терлекчелеген цифрлаштыру темплары; хуҗалыкларда селекция-генетик эшне оештыру, азыкның сыйфатын бәяләү лабораторияләре; көтүне яңарту технологиясе, азыкның сыйфаты, балансланган рационнар; терлекчелектә пробиотиклар куллану; сәламәт яшь терлек үстерү мәсьәләләре буенча чыгышлар тыңланды. 

Семинарның практик өлеше “Дементьев исемендәге агрофирма”ның Яңа Элмәле филиалы базасындагы фермада дәвам итте. Биредә терлекчелек белгечләренең сыерларны каплату һәм каплатканнан соңгы нәтиҗәләрне УЗИ ярдәмендә ачыклау тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Яшь бозауларны тәрбияләү, таналарны ясалма орлыкландыруга әзерләү, аларны җылы су белән тәэмин итү, сыерларны каплатуны синхронлаштыру, сыерларның тоякларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеге турында да сөйләделәр һәм практикада да күрсәттеләр.

Фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев