Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә үзара салым программасына багышланган җыеннар уза

Якын көннәрдә һәрбер авылда үзара салым программасына багышланган җыеннар узачак.

Моңа кадәр үзара салым җыюга ризалык белдерү, халыктан җыелачак акча күләме референдумнар үткәреп хәл ителә иде. Соңгы елларда исә бу системага үзгәрешләр кертелде. Хәзер референдум халык саны 3000нән ким булмаган авыл җирлегендә генә үтәчәк. Үзара салым җыю турындагы фикерләрен халык саны аз булган авылларда яшәүчеләр җыеннарда белдерәчәк. Шуннан чыгып безнең районда бары Иске Чүпрәледә  генә референдум узачак. Референдум да, халык җыеннары да 10 декабрьгә кадәр узып бетәр, дип планлаштырыла.

–Җыеннарда авыл башлыклары  үзсалым акчасына быел башкарылган эшләр белән таныштырачак. Аннан киләсе елга планлаштырылганнары турында сөйләячәкләр. Халык үзе үзара салым акчасының никадәрле күләмдә булачагын һәм нинди эшләргә тотылачагын хәл итәчәк, -ди район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов.

2019 елда үзсалым акчалары авыл җирлекләрендә никадәрле күләмдә җыелуын һәм нинди эшләргә

тотылуын газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев