Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә

Чуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино авылы халкы, ел саен, үзара салым акчасы җыюда актив катнаша

Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлегенә ике авыл карый: Чуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино. Алар ел саен үзара салым җыюда актив катнаша. Үзара салым җыюның халык өчен файдасы зур. Чөнки һәр елны үзләре үк җыйган үзара салым акчасына башкарылган эшләрне күреп торалар.

Җирлеккә кергән ике авылдан да теркәлгән һәр кешедән 300әр сум акча җыелган, һәрберсен исәпкә алып, банктагы счетка күчерелгән. Үзара салым акчасын хезмәт яшендәге һәм пенсиядәге һәрбер кеше бирергә риза булган.

Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров әйтүенчә, халыктан 228.3 мең сум үзара салым акчасы җыелган. Хөкүмәт программасы буенча үзара салым акчасы дүрт тапкыр артып, банктагы исәп-хисап счетына 1141.5 мең сум килгән. Шушы акча тулысынча авылдагы урамнарга вак таш  түшәп, төзекләндерүгә тотылган. Авыл юлларына түшәү өчен 653 тонна вак таш китерелгән. Чуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино авылларындагы урамнар юлларын төзекләндерү эшләре райондагы “Фламинго” җәмгыяте көче белән башкарылган.

Реклама

”Эшнең нәтиҗәсен күргәч, үзара салым акчасын бернинди тоткарлыксыз бирәсе килеп тора. Тормыш-яшәеш һәм эш өчен уңайлыклар тудыра торган программаны хуплыйбыз”, диләр авыл кешеләре.

– Юлларның яхшы булуы – читтә яшәгән якын кешеләребез, туганнарыбыз, авылдашларыбызны туган нигезгә, туган авылга дәшеп торучы маяк ул. Ямьгә төрелгән авылыбызның юлларын төзекләндерү һәм тормыш-яшәешебезне яхшырту өчен җыела торган үзара салым акчасын кызганмыйча бирүебез күңелебезнең бай булуы турында сөйли түгелме?! Авылдашларымны, райондашларымны шушы изге гамәлдән читтә калмаска өндим. Елына бер тапкыр 300 сум акча җыю кешенең кесәсенә  әлләни сукмас. Туган-үскән, гомер иткән, кунакка кайтып йөри торган авылларыбыз яшәсен өчен һәммәбез дә кулыбыздан килгәнне эшлик, - ди бу уңайдан Виталий Землемеров та.

Озакламый район авылларында үзара салым җыю буенча референдумнар уздырыла башлаячак. Үзара салым акчасы никадәр күбрәк җыелса, шулкадәр яхшы. Дәүләт программасы нигезендә ул сумма арттырып кайтарыла. Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге мисалыннан күренгәнчә, халык та бу форсаттан файдаланып калырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X