Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә заманча спорт  мәйданчыгы ачылды

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында  РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Бүген Чүпрәле районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү,  йөгерү юлы һәм  мини-футбол уйнау өчен шартлар тудырылган заманча спорт  мәйданчыгы ачылды. Әлеге объект «Иске Чүпрәле авылының көньяк-көнбатыш өлешен комплекслы төзекләндерү «Федераль максатчан программасы һәм  "Спорт-тормыш нормасы"  федераль проектының  "Демография" милли проекты кысаларында төзелде.

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында  РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров катнашты.

- Соңгы 5 елда гына да Чүпрәле районында 27 универсаль мәйданчык файдалануга тапшырылды, ә 2019 елда «Алтын Барс» боз аренасы һәм «Чемпион» спорт комплексы ачылды. Шулай ук быел да спорт мәйданчыклары тагын ачарга планлаштырабыз, -диде Марат Гафаров.

Район башлыгы әлеге объектларны тормышка ашыруда теләктәшлек белдергән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә, депутатларга, шулай ук шәхсән Илдар Гыйльметдиновка ярдәме өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

Район башлыгы, шулай ук, мәйданчыкның төзелеш эшләрендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен  «Тюльпан Трэвел» җәмгыятенең баш инженеры Раил Хафизовка һәм «Строй Блок» җәмгыяте директоры Виктор Марковка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Реклама

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге чара-ул зур бәйрәм һәм тарихи вакыйга.

- Безнең балачакта мондый мәйданчыклар юк иде.  Спорт корылмасы актив кулланылышта булсын иде, биредә шөгыльләнгән Чүпрәле егетләре, кызлары спорт өлкәсендә уңышларга ирешсен иде, - дигән теләкләрен җиткерде Гыйльметдинов.

Спортта уңышларга ирешкән яшь спортчыларга кунаклар "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын  билгеләрен тапшырдылар.

Бүгенге көн истәлеге итеп, кунаклар, шулай ук, футбол тубына имзалар салдылар. Аннан мәйданчыкта спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында мини-футбол буенча беренче очрашу узды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев