Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә үз-үзеңне изоляцияләү режимы: районның барлык чыгу юлларын ЮХИДИ контрольдә тота

Чүпрәледә үз-үзеңне изоляцияләү режимы катгый кертелә

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Илдар Маликов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтҗанов белән берлектә, авыл җирлекләре башлыклары белән видеоэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

Мондый чаралар үткәрүнең сәбәбе-Татарстан Республикасы территориясендә үз-үзеңне саклау режимын катгыйландыру.

Иртәгәдән урамнарда бернинди сәбәпсез  йөрүче автотранспорт хәрәкәте туктатыла. Автотранспорт бары тик махсус рөхсәт нигезендә генә йөри алачак. Шулай ук шәһәрара, районара, авылара  пассажирлар йөртү һәм йөк ташу чикләнә.

- -Иртәгәдән Чүпрәле районы территориясенә бер генә автобус та кермәячәк һәм чыкмаячак та. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән дүрт төркем төзеләчәк, алар район чикләрендәге чыгу юлларын контрольдә тотачак.  Шуңа бәйле рәвештә, хөкүмәт карарында күрсәтелмәгән автотранспорт бару юлыннан  кире кайтарылачак. Бүген без тест режимында эшләячәкбез, барысын да кисәтәчәкбез, ә иртәгәдән райондагы барлык юллар ябыла, үз-үзеңне изоляцияләү режимы катгый кертелә, - дип кисәтте РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек башлыгы Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

Реклама

Район башлыгы Марат Гафаров авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, үз-үзеңне изоляцияләү режимының катгый үтәлергә тиешлеген билгеләп үтте.

- Районда, азык-төлек продуктларыннан тыш, барлык сәүдә нокталарының эше туктатыла. Базар эшләми. Авыл җирлекләрендә бернинди базар да булырга тиеш түгел, - диде Марат Гафаров.

Исегезгә төшерәбез, барлык даруханәләр, азык-төлек кибетләре гадәти режимда эшләячәк. Тик анда бару бик кирәк булган очракта гына киңәш ителә. Республика халкыннан  Татарстан территориясеннән, шулай ук яшәү урыннарыннан чыгып китмәүләре  сорала. Чикләүләр санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту дәвамында гамәлдә булачак. Болар барысы да район һәм республика территориясендә коронавирус йогышын профилактикалау кысаларында эшләнә.

Чүпрәле районында коронавирус йоктырган кешеләр юк. Чит илдән кайткан дүрт чүпрәлеле өй шартларында изоляциядә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев