Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юлда һәлак булучыларны искә алдылар

“Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”нда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алуга багышланган чара узды.

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр районда хәтер көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар уза.

Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны райондагы “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” студентлары да искә алдылар.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе, район башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Данис Сатдинов, районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рамил Шәрәпов, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУнең Буа бүлекчәсе әйдәүче белгече Лилия Вахитова, директорның уку-производство эшләре буенча урынбасары Артем Солдатов катнашты.

- Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпчеләре булып күпчелек очракларда тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, игътибарсызлык, иминлек каешын эләктермәү, рульда булганда телефоннан сөйләшү һәм исерткеч эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итү тора. Көзнең соңгы аен да төгәлләп киләбез, урамда кичен бик тиз караңгы төшә. Ә кичке караңгылыкта юл аша чыгучы яисә юл кырыенда баручы җәяүлене шофер тиз арада күреп өлгермәскә дә мөмкин. Шуңа да җәяүленең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементларның булуы мөһим, - диде Лилия Вахитова үзенең чыгышында.

Чара барышында студентларга автотранспортны исерткеч эчемлек кулланган килеш идарә иткән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән очракта нинди фаҗигаләргә китерү мөмкинлеге булу турында видеоролик күрсәтелде.

Реклама

Чара соңында исә Данис Сатдинов Казанда үткән "Автосессия - 2021"студент яшьләр арасында республика конкурсының зона этабында  катнашып, 5 урынны яулаган техникум командасына Диплом, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Чарада катнашкан барлык студентларга да яктырткыч элементлар куелган жилетлар бүләк ителде.

Белешмә

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне, 2005 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан билгеләп үтелә башлады. Әлеге дата бүген дә актуаль булып кара бирә, чөнки юлларда автомобильләр саны көннән-көн арта бара, юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләр имгәнә, гомерләр өзелә.

Агымдагы елның 10 аенда Татарстан Республикасында 2933 юл һәлакәте теркәлеп, 3618 кеше яраланып, 251 кешенең гомере өзелгән. 16 яшькәчә балалар катнашында 389 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 418 бала тән җәрәхәтләре алган, 11 бала вафат булган. Барлык юл һәлакәтләренең яртысы җәяүлеләр катнашында булган.

2021 елның ун аенда район территориясендә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 6 кеше һәлак булган һәм 8 кеше, шул исәптән 1 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X