Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә йортларның җилләтү һәм төтен каналларын тикшерү башланды

Чүпрәле муниципаль районы буенча ягып җылыту сезоны башланганчы барлыгы 320 фатирда шундый чара уздыру планлаштырыла.

16 июньнән башлап Чүпрәле муниципаль районының күп фатирлы йортларында Яшел Үзән районара Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте җирле участогы белгече тарафыннан җилләтү һәм төтен каналларының эшчәнлеген тикшерүләр башланды. Бер үк вакытта мичче - контролер, хезмәт күрсәтүче Торак компаниясе вәкиле белән берлектә, торак биналарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктажлар үткәрелә.

Реклама

Чүпрәле муниципаль районы буенча ягып җылыту сезоны башланганчы барлыгы 320 фатирда шундый чара уздыру планлаштырыла. Төтен юлларының чиста һәм җилләтү каналларының дөрес эшләве безнең йортларда бик зур роль уйный. Алардан башка бинаны җилләтү һәм җылыту приборларының эшен тәэмин итү мөмкин түгел. Шунысы мөһим, алар сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итә. Шуны искәртик, торакта һаваның даими циркуляциясе зыянлы микроорганизмнар чыгару өчен мөһим икәнлеген онытырга ярамый. Икенчедән, бүлмәдә тузан концентрациясе кими, бу кешеләрнең сулышы кыен булмаячак дигән сүз. Өченчедән, бу милекнең бозылу ихтималын киметә. Дүртенчедән- газ кулланганда куркыныч матдәләрне тышка чыгара. Китерелгән мисаллардан төтен чыга торган һәм вентиляция каналларының роле һәркемгә аңлашыла. Шуңа күрә аларны һәрчак төзек тотарга кирәк. Күңелсез нәтиҗәләргә юл куймыйк, җәмәгать!
Василий Битяков, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Чүпрәле участогы начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев