Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча семинар-уку узды

“П.В.Дементьев исемендәге агрофирма”ның  Дуван филиалы базасында техниканы 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар-уку узды.

Семинарда район башлыгы Марат Гафаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, “Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумы” студентлары катнашты.

–Яхшы ремонтланган техникасыз язгы кыр эшләрен башкарып чыгу мөмкин түгел. Шуңа да техниканы тиешенчә төзекләндереп, әзерләп кую безнең төп бурычыбыз, - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, семинарны ачканда.

Семинар барышында “П.В.Де-ментьев исемендәге агрофирма” директоры Владимир Николаев үз филиалларындагы язгы кыр эшләренә әзерлек белән таныштырды. Агроидарәнең игенчелек буенча консультанты Фәнил Хәлимов үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү үзенчәлекләре һәм төп регулировкалары турында сөйләде, “Россельхозцентр” ФДБУнең райондагы филиалы җитәкчесе Исламетдин Низамов чәчү комплексларының үзенчәлекләрен, хуҗалыкларда саклана торган орлыклык материалның торышын аңлатты. Шулай ук, үсемлекләрне тукландыру һәм төрле корткычлардан, авырулардан саклау  мәсьәләләре дә каралды.

 “Гостехнадзор”ның баш дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров тракторларны һәм трактор прицепларын эксплуатацияләү өчен нинди документлар кирәк булуын искә төшерде.

Реклама

- Һәр механизатор өчен имин хезмәт шартлары булдырылырга һәм һәр хезмәткәр белән инструктажлар үткәрелергә, шулай ук барлык куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлергә тиеш, -диде ул.

Семинарның Алешкин-Саплык авылында узган икенче өлешендә Биопрепаратлар НПИ ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина биопрепаратлар турында, «ТЦ Золотая Нива» ҖЧҖнең төбәк менеджеры Илсур Йосыпов авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләр, Tопсон фирмасының Казан вәкиллеге директоры Шамил Шәйдуллов төгәл игенчелек турында сөйләде. Районда крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Равиль Бикчуров крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү перспективаларына тукталды.

Семинарга район башлыгы Марат Гафаров нәтиҗә ясады һәм аграрийлар алдына чәчү эшләренә әзерлек темпларын тизләтү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X