Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Яшел урак”та кем ничек эшли?

Бүгенге көнгә район хуҗалыгы җәмгыятьләрендә дүрт мең тоннадан артык печән киптереп саклауга куелды (планга карата 48 %), 28 мең тоннадан артык сенаж салынды (60 %), ягъни һәр баш терлек өчен уртача ун центнер азык берәмлеге әзерләнде (планга карата 35 %).

Мал азыгы әзерләү буенча эш “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Матак, Түбән Каракитә, Татар Бизнәсе һәм Зур Аксу филиалларында, “Цильна” һәм “Эталон-Агро” җәмгыятьләрендә яхшы оештырылган. 

Соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча сигез мең гектардан артык мәйдандагы күпьеллык үләннәр чабылды.  Аның өч мең гектардагысы печәнгә алынды һәм дүрт мең гектардагысы сенажга салынды, бер мең гектарга якын мәйдандагы үләннәр чабып малларга ашатылды. Хуҗалыкларның күпчелегендә яфраказык һәм төрле дару үләннәре җыюга да игътибар бирәләр.  “Цильна” җәмгыятендә 12 тоннадан артык шундый төр азык тупланды. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы филиалларында да әлеге эш дәвам итә. “Цильна”, “Эталон-Агро”, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Түбән Каракитә филиалы һәм «П.В.Дементьев исемендәге» агрофирманың Яңа Уби филиалы механизаторлары берьеллык үләннәрне чабалар. 

Кайда, күпме сөт савыла?

Районыбызның товарлыклы-сөтчелек фермаларыннан тәүлек саен 80,5 тонна югары сыйфатлы сөт сатыла. Аның 23 тоннадан артыграгы “Цильна” хуҗалыгына һәм 36 тоннасы “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасына туры килә. Һәр савым сыердан уртача 17,5 килограмм  сөт савыла (республика буенча уртача 17,1 кг). “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Городище, Яңа Элмәле һәм “Цильна” хуҗалыклары терлекчеләре тәүлек саен һәр сыердан уртача 28,6 - 27 килограмм сөт савып лидерлыкны үз кулларында тоталар. Шул ук вакытта П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Шигали, Саплык һәм Кече Уби филиалларында бер сыердан нибары 7 – 8,9 килограмм гына сөт савыла. Гомумән, әлеге агрофирма буенча узган елның шул чорында һәр сыердан уртача 12,4 килограмм сөт савылса, бүген ул күрсәткеч 8,9 килограммны гына тәшкил итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев