Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Яшел урак" чоры старт алды

Уңган механизаторлар көнне – төнгә ялгап печән өчен күпьеллык үләннәрне теземнәргә салалар.

Азык мул булгач, күңелләр дә күтәренке
Ниһаять, авыл хуҗалыгында малларны алдагы кышлату чорында җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен мөһим чор старт алды. Быел районда терлек азыгы җитештерү максатыннан 16870 гектар мәйданда азык культуралары чәчелгән иде. Аның 8411 гектарын күпьеллык үләннәр, 3658 гектарын кукуруз, 3809 гектарын катнаш азык һәм башка культуралар тәшкил итә. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, кышкы чорда да маллардан күп һәм сыйфатлы продукция җитештерү өчен һәр баш мөгезле эре терлеккә кимендә 26,2 центнер (фураждан башка) азык әзерләргә туры киләчәк. Бу 10630 тонна печән, 48714 тонна сенаж, 49450 тонна силос һәм 60790 тонна яшел масса дигән сүз. Азык әзерләү чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларына 170 кә якын төрле маркадагы техника чыгарга тиеш. Азык утарларларында чистарту, төзекләндерү эшләре күптән төгәлләнгән.
Барлык кыр эшләре буенча да лидерлыкны үз кулларында тоткан “Цильна” хуҗалыгы һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы механизаторлары быел да районда беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Дөрес, әледән – әле килеп яуган яңгырлар сенаж салу эшен бик үк тоткарламаса да, печән киптерүгә шактый “аяк чалдылар”. Атна башыннан урнашкан аяз һава анысы өчен дә тулы мөмкинлек бирде. Уңган механизаторлар көнне – төнгә ялгап печән өчен күпьеллык үләннәрне теземнәргә салалар. Эссе көндә печән дә тиз өлгерә. Кипшенә башлаган теземнәрне шунда ук әйләндерергә дә керешәләр.
“Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында эшнең кызган чагы. Авылдагы азык утарыннан биш чакрым ераклыктагы күпьеллык люцерка басуыннан яшел масса ташучы автомашиналар артыннан күз иярми. Моннан өч көн элек кенә сенаж сала башлаган мең тонна яшел масса сыйдырышлы траншея тулып та килә. Мондагы эшләрне контрольдә тотучы Ринат Закиров сүзләренчә, яшел масса ташуда һәр көнне алты техника катнаша икән. Хезмәт ике сменада оештырылган.
-Кайсы җитезрәк эшли? - дигәч тә, - һәркайсы көнгә 15 рейс ясый, - диде азык утары мөдире. Вячеслав Кудрявцев, Валерий Фадеев, Булат Айсин, Фәнил Сираҗетдинов һәм Ринат Идрисов кебек уңган шоферлар ел саен терлек азыгы, урып – җыю башлангач ашлык ташуда лидерлыкны үз кулларында тоталар. “Яшел урак” ка да чынлап әзерлек күргәннәр, автомашина әрҗәләренең бортларын үстергәннәр.
-Траншеядагы азыкның сакланышын тәэмин итү өчен ваклатылган яшел языкны тыгызлап салу бик мөһим. Бу эшне “К- 700” маркалы трактор белән Вильдан Исхаков башкара. Җитәкчеләр аның эшеннән бик канәгать. Басуда теземнәргә салынган үләннәрне “Ягуар” комбайны белән автомашиналарга төяп җибәрүдә Вячеслав Ефрейторов һәм аның ярдәмчесе Дмитрий Алимасов хакында да мактау сүзләрен генә ишеттек.
-“КамАЗ”лар тиз йөри, бер минут тын алырга да вакыт юк,- ди алар.
Искәрмә: Татарстан Республикасы буенча күпьеллык үләннәрнең 40 проценты чабылды. Чүпрәле районында ул күрсәткеч 20 процентны тәшкил итә. Аның 497 гектары печән, 815 гектары сенаж һәм 392 гектары яшел азык өчен. Республикада һәр баш мал өчен уртача 320 центнер азык әзерләнсә, районда ул 1,14 центнер булды.
Рәсемдә: (сулдан – уңга) шофер Вячеслав Кудрявцев, “Ягуар” йөртүчесе Вячеслав Ефрейторов, шофер Валерий Фадеев һәм “Ягуар” йөртүчесе ярдәмчесе Дмитрий Алимасов азык үләненең муллыгына куаналар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев