Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшәүче рәссамчы Иван Васильевич Петруковка 90 яшь

Зур Аксу авылында гомер кичерүче Иван Васильевич Петруковның тормыш һәм иҗат юлы үзенчәлекле һәм гыйбрәтле булуы белән игътибарга лаек.

Ул 1931 елның 14 сентябрендә дөньяга килә. Иван Васильевич әнисе белән генә үсә. Бала вакыттан ук тырышып укый, аеруча рәсемнәр ясарга ярата торган гадәте белән ачыла. 1947 елда Зур Аксу мәктәбен тәмамлагач, рәсем ясауга булган сәләтен үстерергә дип, Чабаксар шәһәрендәге сәнгать училищесына юл тота.

Билгеле, сугыштан соңгы авыр еллар, торырга урын юк. Фатирда торыр өчен акчасы булмаган  Иван Васильевич  хыялын тормышка ашыра алмыйча  янә  Зур Аксуга кайта. Аннан армия хезмәте җитә, ул аны Мәскәүдә үти.

Кулъязмасы аерылып торган егетне күреп, армиядә язу эшенә алалар. Аннан соң да әле ул Мәскәүдә  калып, дүрт ел эшли, ниһаять үзе теләгән сәнгать училищесына укырга да керә.

Тик язмыш янә тормышны үзенчә көйли. Авылда әнисенең ялгызлыгын кичерә алмый ул һәм аның янына кайта. Биредә клубта  мөдир, Зур Аксу урта мәктәбендә рәсем һәм сызым дәресләре укытучысы булып эшли,  авыл Советы рәисе вазифасын да башкара.

Авыл кызы  Анастасия белән гаилә кора, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларын барысын да югары белемле итәргә тырышалар Петруковлар.

Иван Васильевич нинди генә хезмәттә булса да, гомере буе  күңелендә булган  хисләрен рәсемнәрдә чагылдыруны дәвам итә.

Реклама

Иҗат җимешләре белән район күләмендә үткән чараларда еш катнаша. Моннан тыш чиркәүләргә иконалар ясый. Әле күптән түгел генә шкатулкалар ясау эшен дә үз иткән.

Өйләрендәге барлык бүлмәләрдә дә дистәләгән рәсемнәре урын алган. Аларда табигать, сугыш, аерым шәхесләр-портретлар темасы чагылыш тапкан.

Иван Васильевич гомерендә бер тапкыр да начар гадәтләрне кулланмаган. Кызганыч, моннан берничә ел бер улын, тормыш иптәшен югалту  хәсрәтен күреп, сәламәтлеге белән әзрәк бирешкән. Шулай да яраткан эшен дәвам итеп, шуннан җанына тынычлык табып яши.

Бу көннәрдә ул шатлыклы вакыйгалар эчендә кайный. Аңа 90 яшь тулды. Әлеге күркәм дата белән  Иван Васильевичны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов, мәктәптән балалар килде, үзенең балалары да кайткан иде.

Районыбызның хөрмәтле өлкәнен котлап Россия Президентыннан котлау, район башлыгыннан бүләкләр тапшырылды, иң изге теләкләр юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X