Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшәүче ханымны мошенниклар алдый язган

“Аздан гына алданмадым”

“Кырыкалдарлар”ның (мошенниклар) үзен ничек алдарга теләүләре турында бер ханым сөйләде.

Ул редакциягә дулкынланып килеп керде. Ә хәл болайрак була.

Райондашыбыз Казан шәһәрендәге фатирын арендага бирмәкче булып интернеттагы сайтка белдерү куя. 2 сәгатьләп вакыт үтүгә аңа бер кыз шалтырата. Ул кыз үзенең Тольяттида нейрохирург булып эшләве турында әйтә. Ел ярымлап вакытка Казанга командировкага җибәрәчәкләре турында сөйли. (Райондашыбыз да белдерүдә фатирын озак срокка арендага бирәчәге турында язган була). Билгеле инде, телефон элемтәсенең бу очындагы ханым арендалаучының шулай тиз табылуына шатлана. Кыз да бик җитез, “Сез фатирыгызны башка беркемгә дә бирмәгез инде, мин акчасын хәзер үк банк картагызга күчерәм”, ди. Ханымны бу да шикләндерми. “Ярар”, дип ул ризалаша. Карта номерын да язып җибәрә.

Бераздан тагын шалтырату. Кыз акча күчерәсе икән дә, әмма аңа акча күчергәнлеккә квитанция кирәк. “Банк выпискасы”, ди ул. Райондашыбыз моңа каршы үзенең авылда яшәвен, бер ярты сәгатьтән соң гына банкомат янында була алачагы турында әйтә. Һәм банкоматка юнәлә дә. Шушы ярты сәгать эчендә “фатирны арендаларга теләүче кыз” өч тапкыр тагын шалтырата, аңа тизрәк кирәк, янәсе.

Райондашыбызда бу да шик тудырмый. “Ак барс” банкы янына килеп җиткәч, редакциянең реклам эшләнмәсен күргәч кенә шылт итеп акылына “бу мошенниклар түгелме соң?” дигән уй килә. “Ник “Туган як”, “Таван ен” язуларын күргәч, - чөнки газетада шундый “Алданмагыз! Алданмагыз!” дигән язуларыгызга күзем төшкән иде”, ди.  Әмма бу да шик кенә бит әле, икенче якта фатирны арендага биреп, акча эшләү теләге дә бар. Шул икенче җиңә төшә – райондашыбыз тагын шул кыз белән элемтәгә керә, банк выпискасын хәзер алып җибәрәчәге турында әйтә. Ә кызга гади генә выписка кирәк түгел булып чыга. Ул: “Аны сез эшләп бетерә алмассыз, миңа парольләрегезне һәм телефонга киләчәк саннарны гына әйтегез”, ди. Бу юлысы инде райондашыбызның элемтәнең теге очында мошенник булуына шиге калмый.

“Хурландым шулкадәр, авылдан кадәр килдем бит, шуның сүзенә ышанып”, -дип йөрәкләнә-йөрәкләнә сөйләде ул безгә. ”Ярый әле, килгәнсең генә, әгәр дә алар сораган мәгълүматларның барысын да биреп барсаң, бөтен акчаларыңнан колак кагачак идең бит”, -дидек без дә. Бер яктан язмаларыбызның да кирәге чыкканына шатланып та куйдык. Белүебезчә, райондашыбыз тагын да ышануын дәвам иткән булса банкта булган бөтен төр акчаларыннан колак кагасы иде. Хезмәт хакы, пенсиясе, саклауга куйган акчаларыннан да...

Алданмагыз, акча. мал-мөлкәт белән бәйле эшләрдә кырык кат уйлап кына эш итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев