Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшәүче ханымны мошенник алдаган 

30 ноябрь көнне 10 сәгать 35 минутта РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенә районыбызда яшәүче бер ханымнан гариза керде.


Ул анда билгесез бер затның Сбербанк хезмәткәре булып кәрәзле телефонга шалтыратуын һәм аның исемен, фамилиясен һәм әтисенең исемен атап, банк картасындагы акчасын иминиятләштерү өчен банк картасының номерлары кирәклеген әйтә. Әлеге ханым ике дә уйлап тормастан телефон аша номерларны бирә. Һәм беркадәр вакыттан соң үзенең банк картасыннан 110 мең сум акчасы урланганын сизеп ала. Мондый мисаллар бер генә түгел. Хәзерге вакытта шушы юл белән акча урлауның уннан артык төре бар. Соңгы елларда мошенниклыкның "Әни коткар," "Сез - җиңүче", "Социаль хезмәткәр", "Бозым", "СМС-үтенеч", "Түләүле код", "Банк карталарыннан акча урлау" кебек төрләре популярлашып китте. Кыскача әйткәндә, җиңел кәсепне үз итүчеләр теләсә нинди сәбәп белән гражданнарның акчаларына ия булырга омтылалар. Ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны да бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Полиция хезмәткәрләре, кем генә шалтыратуына карамастан, алдан түләп кую шартына ризалашмаска куша. Автомобиль яки лотереядә оттыгыз, компенсация аласыз, дисәләр дә ышанмагыз. Чөнки сезне кәкре каенга терәтеп маташалар. Кеше акча күчергәннән соң, мошенникларның шунда ук юкка чыга торган гадәтләре бар. Телефоннары да эшләми башлый, белдерүләре дә ялган булып чыга. Балалар да үзләренең олы яшьтәге әти-әниләренә моны аңлатып калдырырга тиеш. Чөнки күп очракта өлкәннәр өйдә берүзләре кала. Үзегезнең ПИН-кодны беркемгә дә әйтмәгез: банк хезмәткәрләре, кредит оешмалары белгечләре, танышлар, хәтта туганнарыгызга да. ПИН-кодны ятларга кирәк. Аны ятлавы авыррак булган очракта аерым кәгазьгә языгыз, ул кәгазьне картадан аерым җирдә тотыгыз. Банк картасын башка кешеләргә бирмәгез. Картаны югалткан очракта, тиз арада шалтыратып хәбәр бирү мөмкинлеге булсын өчен, банкның телефон номерын саклагыз.Банк картасындагы барлык операцияләрне вакытында белеп бару өчен СМС-хәбәр хезмәтенә язылыгыз. Банк хезмәткәрләре банк картасы яки үзегезнең шәхси мәгълүматлар турында сорап (шалтырату, электрон почта аша), мөрәҗәгать иткәндә дә, аларга моны хәбәр итмәгез. Әлеге очрак турында банкка белдерегез. Телефон сим-картасын алыштырганда банкка хәбәр итү зарур, чөнки билгеле бер вакыттан соң оператор сезнең элеккеге симкагызны башка клиентка бирә. Ә ул аннан сезнең акчагызны да үзләштерергә мөмкин. Пластик картаны блокировкадан алу өчен мошенниклар мобиль телефондагы билгеле бер номерга шылтыратырга һәм карта турындагы барлык мәгълүматны язып җибәрергә кушалар. Барлык мәгълүмат кулга эләккәннән соң, алар ипләп кенә Интернет аша банк картасындагы акчаны үзләштерәләр. РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге район халкын игътибарлы булырга чакыра. Мошенниклар тозагына эләгүдән сак булыгыз, телефон аша шикле кешеләр шалтыратса, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерегез, 02 яки 2-20-45, 2- 23- 44, 2- 27- 44 номерлы телефоннар аша полициягә шалтыратыгыз. 
Ранис Латыйпов, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция өлкән лейтенанты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев