Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Яңа Уби төп мәктәбе шахмат җыелмасы алды

Бүгенге көндә мәктәптә 85 укучы белем ала.

«Бердәм Россия» партиясе проектын тормышка ашыру кысаларында белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу буенча тагын бер Яңа Уби төп мәктәбе шахмат җыелмасы алды.

Шахмат җыелмаларын алуда депутат, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин ярдәм итте.
Мәктәп директоры Сергей Молгачев Алексей Ярухинга  укучыларының интеллектуаль һәм иҗади үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен рәхмәт белдерде.
-Без балаларыбызның тәнәфесләрдә шахмат уйный алуларына бик шат. Чөнки шахмат хәтерне үстерергә мөмкинлек бирә, математик биремнәрне чишәргә ярдәм итә,-диде мәктәп директоры Сергей Молгачев.
Сүз уңаенда, Яңа Уби төп  мәктәбе «Үсеш ноктасы» үзәге ачылышына да әзерләнә. Әлеге программа буенча биредә өч кабинет җиһазланган: химия, биология һәм физика. Бүгенге көндә ремонт эшләре башкарылган, дәресләр үткәрү өчен кирәкле җиһазлар һәм предметлар кайтуын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев