Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа спорт объекты “Алтын Барс” боз сарае ачылды

Бүген, 15 декабрь көнне  Чүпрәле районында  яңа спорт объекты  “Алтын Барс” боз сарае ачылды.

Тантана  Татарстан Республикасы Премьер –министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, район башлыгы Марат Гафаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин катнашында узды.

Боз сараеның  ачылуы чүпрәлеләр өчен  көтеп алынган олы вакыйга. Әлегә кадәр алар хоккей уеннарын, тимераякта узышуларны ачык һавадагы шугалакта уздырсалар, яңа объектта исә тент белән томаланган  боз мәйданы, административ бина, анда:  тимераякларны саклау, киптерү, кием алмаштыру, судьялар һәм тренерлар өчен бүлмәләр һәм башкалар бар. Объект “2016-2020 елларга Россия Федерациясендә  физик культураны һәм спортны үстерү”  федераль программасы кысаларында  төзелде.

Чүпрәле районындагы тантаналы вакыйга белән берүк вакытта  Казан шәһәрендә  «Суворовец»  боз йорты ачылды. Чүпрәле боз мәйданчыгында аның турыдан-туры трансляциясен карау мөмкинлеге тудырылган иде. Аның ачылышында   Татарстан Республикасы  Премьер-министры  А.В.Песошин катнашты.  

Видеорежим элемтәсе аша район башлыгы Марат Гафаров шәхсән үз исеменнән һәм Чүпрәле халкы исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка,  Премьер –министр  А.В. Песошинга, республика җитәкчелегенә «Яңа елга шундый олы бүләк өчен” рәхмәт белдерде.

Вице-премьер  Ләйлә Фазлеева  Президентыбыз  Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы районга  спорт җиһазлары алу өчен  100 мең сумлык сертификат тапшырды.   Чүпрәлеләрне  олы  тантана белән котлап: “Спорт төбәге булган - Татарстанның  бүген ачылган боз сарайлары трибунасында беркайчан да җиңү алкышлары тынмасын, бары тик уңышлар гына юлдаш булсын”, -диде.

 «Алтын Групп» оешмасы  генераль директоры  Динар Бадретдинов  район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры  Евгений  Митрошкинга  боз сараеның символик ачкычын тапшырды.  

Марат Гафаров боз сарае төзелешендә хезмәт куйган “Алтын Групп” оешмасы  инженеры Әнәс Шиһаповка ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгының Мактау Грамотасын,   “Алтын Групп” оешмасының җитәкчесе Рөстәм Сафиуллинга һәм мастеры Антон Денисовка Чүпрәле муниципаль  район башлыгының Рәхмәт Хатларын тапшырды.

Депутатлар Ильдар Гыйльметдинов  һәм  Шакир Ягудин да чүпрәлеләргә җылы һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Илдар Гыйльметдинов  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы  Данис Сатдиновны һәм Әнәс Шиһаповны Рәхмәт Хатлары белән бүләкләде.

Чүпрәле хокейчылары исеменнән яшь  уенчы Илья Ильин чыгыш ясады. Ул “Ихлас күңелдән рәхмәт,  Татарстанның данлы спортчылары булырбыз”, -дип ышандырды.

Тантананың рәсми өлеше тәмамлануга бозга күптапкырлар  Россия Чемпионаты призеры булган, халыкара ярышларда җиңү яулаган “Идел” фигуралы шуу осталары (тренеры Россия спорт мастеры Миләүшә Нарбикова) чыкты. Аларны  Чүпрәле хоккейчылары алмаштырды: ветераннар һәм яшьләр хоккей  командасы  иптәшләрчә уен күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев