Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа кафе ачылды

Район үзәгендә тагын бер яңа кафе ачылды.

150 кеше сыйдырышлы банкет залы,  шулай ук кече заллы кафе банкетлар, туйлар һәм юбилей  чаралары  үткәрү өчен менә дигән урын булачак. Кафеның интерьеры, эшләнеше дә күңелгә ятышлы, биредә барысы да сыйфатлы, завык белән ясалган.

Әлеге кафены ачу идеясе  Иске Чүпрәле авылында яшәүче бертуганнар  Гөлчәчәк Сәлимҗанова һәм Илсөяр Сөләйманованыкы.  Әйтергә кирәк, бу алар тарафыннан ачылган икенче туклану урыны.  Район хакимияте бу бизнес-проектны да, әлбәттә, хуплый һәм төрле яклап ярдәм күрсәтә.  Җәмәгать туклануы бинасы өчен  урыны да бик уңайлы урнашкан, район үзәгендә -амфитеатр каршында, тирә якта парклар урын алган.

Тантаналы ачылышта район җитәкчеләре, халкы катнашты .

- Бәйрәм рухы сөендерә, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов. - Бу чүпрәлеләргә һәм район кунакларына тагын бер бүләк. Шунысы куанычлы, район үзәге  инициативалы эшмәкәрләр ярдәме белән туклану,  ял итү урыннары тулылана, яңа эш урыннары барлыкка килә. Барыгызны да әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйм һәм эшегезнең  чәчәк атуын,  уңышлар телим.

- Безнең кафеда сайлап алу өчен Европа һәм Көнчыгыш кухня ризыклары, вегетариан һәм балалар менюлары  тәкъдим ителә.  Яшьләр өчен күңелле музыка белән аерым ял залы бар.  Кафега килүчеләргә  бик күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр тәкъдим итәбез. Без һәркемгә  бик шат булачакбыз, көтеп калачакбыз, - дип билгеләп үтәләр бина хуҗабикәләре.

Кафены “Топаз” дип исемләгәннәр. Ул кыйммәтле асылташ исеме. Бу хакта:

-Озак уйладык бу турыда. Әйтәләр бит: “Ничек исемлисең, эшең дә шулай китәчәк”, дип.  Өстәл артында утырганда  мин ничектер апамның алкаларына  игътибар иттем, аныж ташлары “топаз” дан эшләнгән. Шулай итеп, кафены «Топаз» дип атарга булдык, - ди Илсөяр. ханым

Тантаналы ачылышка килгән кунаклар һәм район халкы да хуҗаларның тырышлыгын,  хезмәтен билгеләп үттеләр, кафеның үз кунакларын тәмле ризыклар белән сөендерүен һәм озак еллар шатландырып торуын  итүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев