Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа җитәкчеләр билгеләнде

Район Советының 44нче утырышы булды

Утырышта муниципаль хезмәткәрләрнең җаваплылыгы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде, киткән депутатлар урынына яңалары расланды, докладлар тыңланды

Яңа җитәкчеләр

Утырыш башланыр алдыннан район Башлыгы Марат Гафаров депутатларны һәм утырышта катнашучыларны  район җитәкчелеге составындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Соңгы көннәрдә генә Район Советы аппараты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп Айрат Хәсәнов билгеләнде. Моңарчы ул “Ак Барс банк”ның Чүпрәле офисын җитәкләде.  Шулай ук “Росгосстрах”ның райондагы филиалын җитәкләү вазифасы 13 марттан  Ленар Җәлаловка йөкләнде. “Ак Барс Банк”ның райондагы офисы директоры вазифасын хәзер Владимир Артемьев башкарачак. Утырыш барышында депутатлар, шулай ук, район финанс бюджет палатасы рәисе Равия Нуретдинованың эштән азат итүне сорап язган үтенечен канәгатьләндерү турында тавыш бирделәр. Әлеге вазифаны вакытлыча башкаруны депутатлар моңарчы район Башкарма комитетының икътисад бүлеген җитәкләгән Илдар Рәкыйповка йөкләделәр. Звезда авыл җирлегеннән киткән депутат урынына яңасы – Марс Әхмәтов расланды.

Үзгәрешләр

Реклама

Депутатлар каравына муниципаль хезмәткәрләрнең этикасы, үз-үзләрен тотышлары, җаваплылыклары турындагы актларга билгеле бер пунктлар өстәлде, үзгәрешләр кертелде. Шулай ук, муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар тарафыннан керемнәре һәм чыгымнары турындагы белешмә биргән вакытта игътибар сорый торган пунктлар карап тикшерелде.

Докладлар

Утырышта депутатлар районның Контроль-хисап палатасының 2019 елдагы эшчәнлеге турында Резеда Гафурова докладын карап тикшерделәр. Шулай ук, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чүпрәле районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ленар Җәлалов,  Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районча бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов үз службаларының 2019 елдагы эшчәнлекләре турында чыгыш ясадылар.

Ахырда бүгенге вәзгыять белән бәйле рәвештә, ягъни Коронавирус чиренә каршы торуда районда алып барыла торган эш анализланды. 65 яшьтән өлкәннәргә өйдән бик чыгып йөрмәү кирәклеге турында тагын бер кат искәртү авыл башлыкларына кушылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев