Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа имам - мөхтәсиб сайланды 

Чүпрәле районында 29 мәчет эшли. 18 февраль көнне Чүпрәле имамнары район имам-мөхтәсибен сайларга җыелды.

Бу мөһим чара эшендә Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Президенты аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар Идарәсе баш киңәшчесе Альберт Газиҗанов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, республиканың Көньяк – Көнбатыш зонасы казые Инсаф хәзрәт, Буа дини мәдрәсәсе директоры урынбасары Абдрауф хәзрәт, Буа мөхтәсибе урынбасары Фәһим хәзрәт һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашуны коръән сүрәсе уку белән башладылар. Имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов үткән чордагы эшләргә хисап тотты. 

Реклама

Очрашуны Коръән сүрәсе уку белән башладылар. Аннан соң имам – мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов үткән чордагы эшләргә хисап тотты. Аның әйтүенчә, районда дини эшчәнлекне камилләштерү максатыннан шактый эшләр башкарылган. Бүгенге көндә район территориясендә 25 мәчет эшләп тора. Соңгы елларда биналарны төзекләндерү буенча да беркадәр алга китеш булган. Мәчетләрнең барысы да дәүләт теркәве узган, урыннардагы имамнар дини уку йортларын тәмамлап махсус белгечлек алганнар. Бу уңайдан район имам – мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйповның тынгысыз эшләре дә югары бәяләнде. Ул әлеге вазыйфаны биш ел дәвамында башкарды. Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ассызыклап узганча, моннан биш ел элек Чүпрәле районында нибары бер мәчет кенә дәүләт теркәвендә булган икән. Яшьләр белән эшләүгә, төрле дин тотучылар белән дус – тату яшәүгә зур игътибар бирелгән. Аның ффидакарь хезмәте Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелә. 2016 елда Татарстан мөфтие боерыгы белән аңа “Халкыбызга хезмәт өчен медале“ тапшырыла. Әлеге җыелышта да ул “Татарстан өммәте үсешенә өлеш керткәне өчен” истәлек медаленә лаек булды. Район башлыгы Марат Гафаров та имам – мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйповның үткән чордагы эшен уңай бәяләде һәм Рәхмәт хатын тапшырды. “Безгә алга таба да тыгыз элемтә дә эшләргә кирәк. Моның өчен кимендә айга бер мәртәбә очрашып булган проблемаларны хәл итсәк яхшы булыр”, - диде ул. Аннан соң Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның рәсми хатын укыды, анда мөфти Чүпрәле районы мөхтәсибәтенә имам – мөхтәсиб итеп Данир хәзрәт кандидатурасы тәкъдим ителә. Имамнар үз теләкләрен белдереп бу кандидатураны яклап бердәм тавыш бирделәр. Данир хәзрәт Шәрәфетдинов районда билгеле шәхес. Моңарчы ул Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә имам вазыйфасын башкарды. Бик тиз арада мәхәллә мөселманнары аны үз итеп өлгерде, турыдан – туры аның тырышлыгы белән мәчет бинасына капиталь төзекләндерү үткәрелде. Балаларны һәм яшьләрне дин сабакларына өйрәтү буенча махсус дәресләр оештырылды, авыл халкы катнашында дини бәйрәмнәр зурлап уздырылды. Бу юнәлештә аннан үрнәк алырлык күп мисаллар бар. Килгәен кунаклар һәм имамнар яңа мөхтәсибкә яңа бурычлар билгеләделәр. Данир хәзрәт Шәрәфетдинов шундый олы ышаныч белдергәннәре өчен барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев