Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды

Бүген  районда яңа “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды.

Иске Чүпрәле авылының көньк –көнбатыш өлешендә урнашкан әлеге  яңа объект “Компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү”  программасы буенча төзелгән.

Төзелеш 2017 елның апрелендә башланган иде. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы 1400 кв. метрдан артык мәйданны били. Биредә баскетбол, волейбол, бадминтон уйнар өчен зур спорт залы урын алган.  Икенче катта тагын бер зал урнашкан, анда өстәл теннисы өчен өстәлләр куелган. Комплекс шулай ук хатны-кызлар, ир-атлар өчен киенү бүлмәләре белән җиһазландырылган, юыну, душ керү бүлмәләре дә бар.

 Комплексны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов катнашты.

Марат Гафаров районда тагын бер спорт бинасының ачылуы уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде, Президентыбыз  Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә  рәхмәтләрен белдерде.  Әлеге объектның киләчәктә буш тормавын теләде. Аны төзүдә  һәм сафка бастыруда  көч куйган һәркемгә, аеруча башлангычында торган Татарстан экология министры Александр Шадриковка рәхмәт сүзләрен әйтте.

- Сәламәт тәндә, сәламәт рух, диләр. Сәламәт икәнсең, димәк, башка мәсьәләләрне дә хәл итеп була. Биредә шөгыльләнүче кызлар, егетләр җитез, көчле, нык ихтыяр көченә ия булсыннан иде. Үз туган җирләрен, республикабызны яратсыннар, әйбәт кешеләр булып үссеннәр. Уңышлар телим! Спорт объекты "Чемпион” дип аталган икән, аның дәвамчылары  тормыш дәверендә дә  чемпионнар  булырлар дип өметләнәбез, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, районда һәрбер яңа төзелеш халыкның мәнфәгатьләрен күз уңында тотып тормышка ашырыла.  Әлеге бинаның да сәламәт яшәү сагында әһәмиятле булуын билгеләде, исәнлек, иминлек һәм уңышлар теләде.

Тантанада район  Башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Радик Баһаветдиновның, шулай ук «СтройГрад+» җәмгыяте генераль директоры Ринат Юнысовның хезмәтләре район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бәяләнде.

Бина ачылу уңаеннан яшь спортчылар флешмоб әзерләгәннәр иде, ә символик ачкыч балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Евгений Митрошкинга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев