Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә волонтёрлар өлкәннәргә ярдәм итә

Волонтёрлар хезмәте районда кабат яңартылды

Пандемия “тынып” торган җәйге чорда, “Кайнар линия” дә үз эшен туктатып торган иде. Һәм менә октябрьдән –көзге кискен респиратор вирус инфекциясе авырулары көчәйгән вакытта  янә шалтыратулар кабул итә башлады.

– 23 марттан 15 июльгә кадәр – “Кайнар линия” эшләгән чорда волонтерлар тарафыннан 150 дән артык хезмәт күрсәтелде. Шалтыратуларның  80 проценты буенча азык-төлек һәм дару препаратларын китерү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кебек хезмәтләр башкарылды. Калган очракларда (20 процент) төрле консультацияләр бирелде,-ди өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  Мәһәббәт Еникеева.

Хәзер дә өлкәннәр бу хезмәттән файдалану өчен 2-22-52 номеры буенча шалтырата ала.  «Кайнар линия»  ял көннәре: шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала, көн саен иртәнге 8.00дән  кичке 16.00 сәгатькә кадәр эшли. 12.00-13.00 сәгатьләрдә төшке аш вакыты сәбәпле,  шалтыратулар кабул ителми. Волонтерлар тарафыннан хезмәт бушлай башкарыла, әмма кирәк-ярак өлкәннәрнең үз акчаларына китерелә.

Яз башындагы кебек өлкән гражданнарга үзизоляция режимы кулланылмаса да, аларга күп вакытларын өйдә уздырырга тәкъдим ителә. Чөнки, барыбыз да беләбез, яшь арту белән кешедә хроник чирләр дә барлыкка килә. Ә белгечләр коронавирус инфекциясенең шушы чирләрне көчәйтеп җибәрүе турында әйтә.

Бу уңайдан, 28 октябрьдән Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (“Роспотребнадзор”) тарафыннан илдә гомуми битлек режимы кертелүен дә искәртәбез. Моннан тыш, ведомство күңел ачу чаралары үткәрүне һәм җәмәгать туклануы оешмалары эшен 23.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр тыйды. Җәмәгать урыннарында, транспортта, таксида һәм кеше күп була торган башка урыннарда дезинфекция режимын көчәйтү  дә тәкъдим ителде.

29 октябрьгә Татарстанда 8328 COVID-19 очрагы теркәлгән, 7344 кеше авырудан сәламәтләнгән, 110 кеше вафат булган. Чүпрәледә исә пандемия чоры башланганнан бирле 89 коронавирус очрагы теркәлгән, 88 кеше дәваланган, яңа очрак  26 октябрьдә теркәлде. Татарстан буенча, көн саен, бу чир белән чирләүче 40тан артык авыру ачыкланып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев