Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйлар

Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 14 меңнән артык Чүпрәле киткән, шуларның җиде меңнән артыгы яу кырыннан әйләнеп кайтмаган.

Ватаныбызны фашистлардан азат итүдә  безнең район хезмәтчәннәре дә үз өлешләрен кертте.

Бөек Җиңү көне алдыннан район җитәкчеләре 1941-1945 еллардагы  тыл хезмәтчәннәренең өйләренә йөреп, хәлләрен беләләр,  ветераннарга махсус әзерләнгән бәйрәм бүләкләре  тапшыралар.

Бүген район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары янында булдылар.  Аларның һәркайсына ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хаты һәм бүләкләр  тапшырылды.  Ә Нурлеҗиһан апа Хуҗиева янына җитәкчеләр район үзәк хастаханәсенә килделәр.

- Бүгенге  тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә. Хәзер сезнең өчен иң мөһиме-нык сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм озак еллар яшәү, - дип билгеләп үтте  җитәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев