Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Урак батырлары -2020

Бүгенге көнгә Чүпрәледә 11000 гектардан артык мәйдан суктырылган. Ашлыкның тулаем җыемы 40 мең тоннадан артык.


Беренче графа хуҗалыклар; икенче – комбайнчының исем фамилиясе; өченче – комбайн группасы; дүртенче – суктырылган ашлык (тонналарда). Мәгълүматлар 6 августка.
КФХ “Мәхмүтов И.Ф.” Дамир Әхмәтов 3 1550
“Цильна” Рәфик Шәйдуллов 3 1526
“Цильна” Илдус Җәмдиханов 3 1461
“Цильна” Илгиз Миначев 2 1535
“Ак Барс – Чүпрәле” Фәнис Хәйруллин 2 759
“П.В.Дементьев” исем.Александр Батырев 2 601
КФХ “Низамов А.А.” Алмаз Низамов 1 800
КФХ “Низамов А.А.” Фәнис Шәйхаттаров 1 752
“Эталон – Агро” Рамил Басыйров 1 366

 Мәгълүм булганча, быел район хуҗалыкларында барлыгы 38000 гектарда бөртекле культуралар үстерелгән иде. Бүгенге көнгә аның 11000 гектардан артыгы суктырылды да инде. Ашлыкның тулаем җыемы 40 мең тоннадан артык булды. Һәр гектардан уртача 38 центнер уңыш чыга. “Цильна” җәмгыятендә ул - 59,7, “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян – фермер хуҗалыгында - 48,0, Яңа Чокалы филиалында – 47,0, “Гафуров Җ.А.” хуҗалыгында – 44,2, Матак филиалында – 42,6 һәм “АгроТрансПорт” җәмгыятендә 41,4 центнерны тәшкил итә. Комбайнчыларның фидакарь тырышлыгы белән көн саен 1000 гектардан артык мәйданнардагы игеннәр суктырып алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев