Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә укытучыларны хөрмәтләделәр

Халыкара Укытучылар көне уңаеннан район хакимиятендә мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Марат Гафаров котлады. Котлау шулай ук ZOOM аша оештырылды, аңа районның барлык педагогик коллективлары да кушылды.

–Чүпрәле районы мәгариф өлкәсендә 600дән артык педагог эшли.  Сез  балаларда  белемгә мәхәббәт тәрбиялисез, сәләтләрен барлыйсыз һәм  аны үстерәсез, һәр укучыны үз балагыздай күреп, бар күңелегезне биреп эшлисез. Шушы авыр һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез, - диде Марат Гафаров.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, укытучыларга пандемия чорында бик авыр шартларда эшләргә туры килә.  “Дистанцион укыту безнең балаларны сезнең ярдәмнән башка тәрбияли алмавыбызны күрсәтте", - диде Марат Гафаров һәм алга таба уку-укыту процессы  тере аралашу шартларында узуын, укытучыларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.

Реклама

Тантаналы чара кысаларында укытучыларга Марат Гафаров һәм мәгариф башлыгы Илсур Халитов дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Укытучылар өчен концерт номерлары әзерләнгән иде, шулай ук, Татарстанның халык артисты, якташыбыз ИлСаф та та онлайн-музыкаль номер аша чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев