Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге елына старт бирелде, район энциклопедиясе тәкъдим ителде

2020 ел -ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Чүпрәле районы төзелүнең 90 еллыгын бәйрәм итү вакыйгалары белән истәлекле булды.

Әлеге чаралар кысаларында Чүпрәле районында яшәүчеләрнең тарихын, көнкүрешен, мәдәни һәм милли мирасын чагылдырган тантаналы чара узды.

Тантана итү өчен «Чүпрәле районы: энциклопедия» китабын да тәкъдим итү  сәбәп булды. Шушы көннәрдә әлеге тарихи елъязма басмадан төште. Бәйрәм Татарстан Республикасында 2021 елда Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге елы ачылышы белән дә үрелеп барды.

Чара Чүпрәле районының үсеше өчен төрле елларда фидакарь хезмәт куйган берничә буын җитәкчеләренең, шулай ук үзләренең кече Ватанын талантлары, эшләре  белән данлаган якташларыбызның, райондашларыбызның очрашу урынына әйләнде.

Тантана башланыр алдыннан кунаклар Хәрби Дан һәм хезмәт монументы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар.

Район мәдәният йорты фойесында кунакларны җирлектә яшәүче күпмилләтле халык вәкилләре каршы алды. Күргәзмә мәйданчыгында халкыбызның  тарихы һәм бүгенге тормышы, гореф-гадәтләре чагылдырылган,  Чүпрәле районының 90 еллык тарихы турында кинофильм әзерләнгән иде.

Үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Марат Гафаров Чүпрәле районының социаль-икътисади үсешенә, шулай ук иминлекне  һәм тотрыклылыкны ныгытуга элек елларда керткән һәм бүгенге көндә дә армый-талмый хезмәт итүче кешеләргә олы рәхмәтләрен  белдерде.

- Чүпрәле районы  ул – 16 каһарманның, күп кенә иҗтимагый, мәдәни эшлеклеләрнең, артистларның, республика,  илебез күләмендә  танылган сәяси, дәүләт эшлеклеләренең, спортчыларның, шагыйрьләрнең һәм башка күп кенә күркәм, хөрмәткә лаек  кешеләрнең кече Ватаны.  Без шушы  районда яшәвебез белән горурланабыз. Безнең төп бурычыбыз –мәдәниятне, телне, тарихны, үзенчәлегебезне  саклап калу һәм бу кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыру. Безнең көч - бердәмлектә, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

Чүпрәле районы энциклопедиясенең әһәмиятен билгеләп үтеп, район башлыгы Марат Гафаров:  

-Әлеге китап –уникаль байлык. Ул  халкыбыз , районның барлыкка килү һәм үсеше турындагы тарихи мәгълүматларны, вакыйгаларны, табигатен, истәлекле урыннарын чагылдырылган публикацияләр  басмасы.  Материаллар биш  ел дәвамында тупланды, - дип ассызыклады һәм китапның  авторы Иршат Закировка, шулай ук материаллар әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Энциклопедиянең беренче экземплярларын Марат Гафаров әлеге тарихи вакыйганы билгеләп үтәргә кайткан, төрле елларда районны җитәкләгән башлыкларга: Сәгадәтулла Төхбәтуллинга, Шәүкәт Әхмәдишинга, Әнсаф Рәкыйповка, Җәүдәт Гафуровка, Тимур Нагумановка тапшырды. Җитәкчеләр,  шулай ук,  Чүпрәле районының 90 еллыгы уңаеннан булдырылган  истәлекле медаль белән дә бүләкләнде.

Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Шәүкәт Әхмәдишин, Әнсаф Рәкыйпов, Җәүдәт Гафуров, Тимур Нагуманов үз чыгышларында район белән җитәкчелек итәргә туры килгән елларны искә алдылар. Үз эшчәнлекләре  чорында бергә, бердәм булым хезмәттәшлек иткән  чүпрәлеләргә хөрмәтләрен белдерделәр, рәхмәтләр әйттеләр, районның алга таба да үсүен, чәчәк  атуын теләделәр.

Тантана кысаларында үзләренең туган җирләренә,  шулай ук биредә яшәүче кешеләргә, танылган шәхесләрдән, якташларыбыздан:  «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, «Тус» җәмгыяте генераль директоры, Чуваш милли конгрессы президенты Николай Угаслов, Россия Герое Газинур Хәйруллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Иршат Минкин, «Карсар» компаниясе рәисе Альфред Шиһабетдинов, Россия һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Идел буе федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалтдинов, Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллиннан һәм башка күп кенә олуг, дәрәҗәле кунаклардан да  рәхмәт сүзләре яңгырады.

Сәхнәгә, шулай ук, район җирлегендә гомере  буе хезмәт куйган һәм бүгенге көндә дә эшләүче шәхесләр:  «Цильна» җәмгыяте  директоры Барис Гафуров, КФХ башлыгы Равил Бикчуров, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров чакырылды.

Аеруча, район энциклопедиясе  авторы Иршат Закировның чыгышы игътибарга лаек булды. Ул энциклопедия төзү –фәнни дәрәҗәдәге җитди хезмәт булуын  билгеләп үтте һәм аны “Игелек һәм хәтер”  китабы дип атады.

- Чүпрәле энциклопедиясен төзүдә олы хезмәт куелды. Ата-бабаларыбыз яшәгән  туган ягыбызның тарихындагы  данлыклы  чорлар  турындагы хәтеребез мәңгегә безнең йөрәкләрдә саклансын һәм  Чүпрәленең үткәне һәм бүгенгесе бәйләүче беренче адымыбыз булсын, - диде китап авторы.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында районда яшәүче, төрле телләдә сөйләшүче чүпрәлеләрнең күпгасырлык дустанә мөнәсәбәте, татулыгы, бер-берсенә булган хөрмәте мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерларында чагылыш тапты.  Бәйрәмне эстрада һәм атказанган, җирле артистлар:  Андрей Думилин, Фирүзә Сибгатуллина, Ильмир Низамов, Людмила Сердцева, Рөстәм Низамов үз чыгышлары белән бизәделәр.

Белешмә

Чүпрәле энциклопедиясен булдыру  инициаторы  - Александр Шадриков (2013-2018 елларда –ул Чүпрәле районы башлыгы,  бүгенге көндә  ТР экология министры).  Басманы әзерләү эше  2018 елдан Чүпрәле районы башлыгы итеп билгеләнгән  Марат Гафаров  белән дәвам итте.

Басмага мәгълүмат җыю өчен махсус  эшче төркем төзелде. Материалларны әзерләүдә галимнәр, профессорлар Гомәр Сабирҗанов, якташыбыз  Иршад Гафаров,  җирле тарихны өйрәнүчеләр:  Владимир Ярухин, Валентин Макаров  һ. б. зур өлеш керттеләр.

Энциклопедиядә  3000нән артык мәкалә тупланган. 

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев