Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Троица көйләре” фестивале узды

Шимбе көнне районда “Троица көйләре” бәйрәме кәефен хәтта салкынча, болытлы һава торышы да боза алмады.

 

 

Троица бәйрәме тарихына күз салсак,  Изге Троица - халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Троица халык күңелендә язны озатуны һәм җәйнең килеп җитүен гәүдәләндерә. Борын заманнардан ук бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрнең тәрәзәләрен, диварларын каен ботаклары белән бизәгәннәр, идәннәргә яңа чабылган яшел үлән җәйгәннәр.

Әмма безнең районда билгеләп үтелә торган “Троица көйләре” фестивале - бары тик фольклор бәйрәм генә.

Бу көнне Иске Чүпрәле авылындагы Сергий Радонежский храмы территориясендә уздырылган “Троица көйләре” фестивале барлык тирә-яктагы халыкны үзенә җыйды - монда авылга кунакка кайтучылар да, рус, чуваш фольклорын яратучылар да бар иде. Иртән храмда гыйбадәт узды. Сәхнәдә исә театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр, ул иске рус җырлары, әйлән-бәйлән һәм уен-көлке белән үрелеп барды. Бәйрәмгә  Казан шәһәреннән  рус милли – мәдәни оешма җитәкчесе   Вячеслав Никифоров, Татарстан Халыклар Ассамблеясы рәисе урынбасары  Ирина Александровская,  архимандрит Игнатий килгән иде. Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров  бирегә җыелган халыкны сәламләп, һәркемнең күңелендә гармония яшәвен теләде.

- Халыкның үзенең рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны кадерләп саклавы, үстерә һәм һәртөрле формаларда буыннан- буынга тапшыра баруы һәркайсыбызда милли горурлык хисе уята. Бүгенге чара – шуның бер гәүдәләнеше һәм бүгенге бәйрәм - ул халыкны берләштергән, якынайткан күңел ачу гына булып калмыйча, яшь буында үткәннәребезгә, йолаларыбызга һәм, ниһаять, кече ватанга карата мәхәббәт тәрбияләү дә -диде ул.

 

Фестивальгә Тататарстанның һәм тирә-як өлкәләрнең  иң яхшы рус, татар, чуаш үзешчән коллективлары (20гә якын коллектив) килгән иде. Быел “Троица көйләре” өченче тапкыр үткәрелде һәм, әйтергә кирәк, аның масштабы елдан-ел киңәя һәм ул буыннарны гына түгел, ә төрле милләт халыкларын да берләштерә. Ул көнне дә бәйрәм үтә торган җирдә районыбызның татары, русы, чувашы да бергә тупланган иде.

Чарага килүчеләргә төрле экспозицияләр, җирле осталар башкаруындагы рәсемнәр, кул эшләнмәләре күргәзмәләре оештырылган иде.

Безнең халыклар борын-борыннан бер-берсенең юрау-ышануларына, йола, гореф-гадәтләренә әһәмият биргән, колак салган. Юраулар буенча Троица үткәннән соң гына чын-чынлап җәй башлана, имеш. Бездә инде менә “Троица көйләре” фестивале дә узды -табигатькә уянырга вакыт җитте, төкле аягың белән кил инде җәй!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев